ҖЕГӘРЛӘНҮ ф. диал. 1) к. егәрләнү. [Яшь үрмәкүчләр] Тизрәк җегәрләнәчәк, аналарыннан өйрәнеп, агач кәүсәсе буйлап үрмәләячәк. Г.Хәсәнов 2) Көч керү, хәл җыю. Каты авырудан соң яңадан җегәрләнү 3) Гайрәт керү; көч арту 4) күч. Тагын да куәтләнү, ныгу, яхшыру. Совет чорында ул [татар әдәбияты] бик каты җегәрләнеп, дөньядагы алдынгы телләрдән һич калышмас дәрәҗәгә басты. Х.Сарьян. Р.Миңнуллинның шигыре елдан-ел җегәрләнә, елдан-ел гадирәк һәм төгәлрәк була бара. Г.Ахунов Җегәрләнә бару Көннән-көн, вакыт узган саен егәрлеге арту Җегәрләнә башлау Җегәрләнүгә табан бару Җегәрләнә төшү Беркадәр егәрләнү, бераз егәрлегә әйләнү. Бара-бара, [Габделбәрнең] буыннары ныгып җиттеме шунда, җегәрләнә төште, берзаман хәтта изүләрен дә чишеп җибәрде. М.Шабай Җегәрләнеп алу Егәрле хәлгә килү. Карт, егәрләнеп алып, курыкмыйча юлга чыккан Җегәрләнеп җитү Бөтенләй (тулысынча), ышаныч тудырырлык дәрәҗәгә җитеп егәрләнү. Егет инде җегәрләнеп җитте Җегәрләнеп калу Егәрләнгән хәлгә килү, егәрлегә әйләнү Җегәрләнеп китү Кинәт егәрләнү, тиз арада егәрләнгән хәлгә килү. Уеннан соң балаларның күзе-йөзе кабынып, үзләре җегәрләнеп --- китәләр. Н.Исәнбәт. Чәең каты, сөтең куе булса, Җегәрләнеп китә буыннар. Ш.Маннур |