ҖЕГӘР и. фар. сөйл. 1) к. егәр (1 мәгъ.). Аның артык яктылыктан күзләре камашты, башы әйләнде. Эсселек тәннең җегәрен суырды. Ф.Яруллин. Борынгы милләтләрнең берсе буларак, татар халкының, Л.Н.Гумилёв әйткәнчә, пассионарлык җегәре Болгар, Казан дәүләтләрен тотуга --- һәм үз-үзен гаять авыр шартларда саклап калуга киткән. Т.Галиуллин. Җыеп әйткәндә, 30 – 40 ел эчендә безнең халыкның интеллектуаль җегәре үзенең генетик фондын югалту дәрәҗәсендә зәгыйфьләнеп өлгергән иде. М.Госманов 2) күч. диал. Берәр эш-шөгыльнең кызыгы, ләззәте, тәме. Ринат – оста әңгәмәче, дәлилләр китереп, сүзнең җегәрен белеп сөйли. Мәдәни җомга |