ҖЕБҮ ф. 1) Чылану, җебенү, юешләнү. --- бишмәт шактый җебегән; бишмәт азрак сурыга төшсен, үзем дә бераз шомарак, мәдәниятлерәк күреним дип уйладым. Ш.Камал. Мидхәт пугачын каргаларга төзәде. Ләкин, бая базда аунаганда, кар белән пистоннары җебегән булганлыктан, пугачы атмады. Ф.Хөсни. Суда аяклар җебегәч кенә, авырту басылып, тәнгә рәхәтлек йөгерде. Ф.Яруллин

2) Су, дым яки җылылык тәэсирендә йомшару, изрәү, сыегаю. Яңгырлар башланса, иске чокырларга су тула, ярлары җеби, йомшара. А.Гыйләҗев. Өстәвенә изелгән карбызлардан машина тартмасының идәне җебегән, Әгъдия таеп та китте, гөрселдәп ауды да... К.Кәримов

3) күч. Нинди дә булса хәл алдында артык юашлану, бик курку, каушау. [Кадыйров] Пошына башласа, башын түбән исә, бетте инде, җеби дә төшә. Г.Әпсәләмов. Зуфирәгә ошамый малай, йомыкый, хәтта шактый җебегән булып тоела. М.Маликова. Менә шул сүзне Мәһди әйтергә, ике бозауга кибәкне Мәһди аерып бирергә тиеш иде дә бит, ә ул әнә утыра җебеп, авызына су кабып. Казан утлары

4) күч. Йомшару, елау дәрәҗәсенә җитү, күңел тулу. Күзләренә кинәт, ачыттырып, дару салгандай булдылар. Монсы кирәкмәс иде, бу кадәр җебемәскә иде, диде ул. Х.Сарьян

5) күч. Йомшау, киеренкелек бетү. Бер-ике сәгатьтән соң апам тәмам җебеп, тирләп-пешеп, бик канәгатьләнеп, өйдән чыкты, төшкән урынына кайтып китте. А.Шамов

6) күч. сөйл. Исерү, нормаль хәрәкәт итү сәләтен югалту. Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә. Ф.Хөсни

Җебеп аккан к. җебегән арыш боламыгы. Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп акканнардан да түгел. А.Гыйләҗев

Җебеп алу Кыска вакытлы, азга гына җебү. Шул авыртуга күңелем җебеп алды... Ә болай барысы да әйбәт, атасы. Г.Гыйльманов

Җебеп бетү Тулысынча, тәмам җебү. --- моңга гына салынып, сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез. Г.Ибушев

Җебеп җитү Тиешенчә җебегән хәлгә килү. Судагы җитен җебеп җиткән

Җебеп йөрү күч. Җебегәнлек күрсәтү, булдыксызлану. Ә сез, уҗым бозаулары, җебеп йөри торгач, муенга атландырасыз бит дию пәриен. К.Нәҗми. Шулай җебеп йөрү килешәмени инде шундый бөркеткә, ә?! С.Шәрипов

Җебеп китү 1) Бераз, берникадәр җебү. Кадрия чәчәкле кулъяулыгы белән күз тирәсен, аннан җебеп киткән борынын сөртеп алды. Р.Галиуллин

2) күч. Кинәт, көтмәгәндә җебегәнлек күрсәтү. Күңеле нечкәреп, җебеп китүдән ул хәтта үзе дә уңайсызланып куйды. И.Гази

Җебеп тору 1) Әле, хәзер җебү хәлендә булу. Ишетәсеңме? Кемдер шул бозлы яңгыр астында ике аягын укмаштырган да күшегеп, җебеп тора. Г.Бәширов

2) күч. Артык йомшау, мәлҗерәү, куркып тору. Ул киреләнер, нинди дә булса сылтау тапкан булыр. Кара аны, җебеп торма, ычкындырма кулыңнан. Р.-Н.Гүнтәкин. Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм. М.Мәһдиев

Җебеп төшү 1) Тиз арада яки кинәт кенә йомшау; йомшаган хәлгә килү. Куркып торам, таш булып таш чыдый алмас: Эреп төшәр, җебеп төшәр – ком да калмас. Э.Шәрифуллина

2) күч. Кинәт югалып калу, нишләргә белмәү, каушап калу, аптырашка төшү. – Шулай кирәк ул... Башка хатын-кызлар җебеп төшкәннәр бит, ничек инде шулар кебек булмаганы өчен гаеплисең, – ди Гыймай абзый. М.Гафури. Дөрес, зинданда тәмам җебеп төшкән тоткыннарны яратмыйлар, андыйлардан тиз читләшәләр. А.Гыйләҗев. Ул [Хәсән Сарьян] җебеп төшмәде, татар язучылары арасында үз урынын тиз таба алды. М.Шабаев

Җеби төшү Беркадәр, бераз җебегән хәлгә килү. Җитен җеби төшкән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә