ҖЕБЕТҮ ф. 1) Каткан әйберне суга яки башка сыеклыкка салып йомшарту яки изү. Ашыйсым килсә ---, кухнядагы икмәк катыларын суда җебетәм дә шулар белән тамагымны туйдырам. Ш.Камал. Төрле механизмнар ярдәмендә, су көче белән балчыкны җебетәләр. Г.Лотфи. [Сукбайлар] Җәелеп китеп сөйләшмичә генә, каткан ипи телемнәрен җебетә-җебетә, шулпа чөмерделәр. Г.Гыйльманов

2) махс. Тире, сүс, җитен һ.б.ш. нәрсәләрне эшкәртү алдыннан, билгеле бер вакытка суда яки башка сыеклыкта тотып йомшарту. – Җәйгә чыксаң, баса җебетергә, җитен чылатырга тилмереп торасың: су табып булмый… – диде бер ак сакаллы карт. И.Гази. [Йосыф] --- кабыкны күлдә җебетеп, мунчала каезлады. А.Гыйләҗев

3) Чылату, юешләндерү. – Әнә анда кыйбладан болыт кузгалды, болай зарланып утыра торгач, без арышны җебетмик, чәчәрсең аннары, – дип, кулына көрәк алып, [Сафа] арышны суыра башлады. М.Гали. Яңгыр бик вак ява --- вак су бөртекләре битләрне кытыкландыра, күз эчләренә керә, әмма өсне җебетми. Ш.Камал. --- тугызынчы класс малайлары, пискультурадан кайткач, чаңгыларын морҗа артына куйганнар. Завыч шул класста укытып ята, чаңгыдан кар эреп, морҗаны җебетә. М.Мәһдиев

4) з.-сыз Аяк асты пычрак хәлгә килү, изрәтү. --- бу араларда көннәр әйбәт тора әле, – дип куйды ул. – Кайчакларны бер җебетеп, бер туңдырып аптырата. А.Хәсәнов

5) з.-сыз Көннәр җылынып, кар эри башлау турында. Март башларында җебетә

6) күч. Исерткеч эчемлек тәэсирендә изрәү, ою. Эчемлек көчле, тамырларга тиз йөгерде. Яралыларны бик тиз җебетте. Казан утлары

Җебетә башлау Җебетергә тотыну. Кыш үтеп, көннәр җебетә башлагач, мине язгы чәчү кампаниясе буенча авылга җибәрделәр. М.Әмир. --- текә ярларны су инде җебетә башлаган һәм, чарасын күрмәсәң, бер-ике елдан утраудан колак кагуың да бар иде. А.Тимергалин

Җебетә төшү Беркадәр (бераз) җебеткән хәлгә килү. Иртән туң иде. Әле генә җебетә төште. Х.Сарьян

Җебетеп алу Беразга, берникадәр җебетү. 1960 елларда Хрущев властька килгәч, шәхес культы чорын язучылар бераз яктырта башласа да, ул «җебетеп алу чоры» бик тиз узды. Ф.Яруллин

Җебетеп бетерү Тәмам, бик нык җебетү. Карчык, як-ягына карана-карана, иртәдән бирле учында йөртеп, тирдән җебетеп бетергән бер төргәк акчаны килененә сонды. А.Гыйләҗев

Җебетеп җибәрү Тиз арада, кинәт кенә җебетү. Көн урталары якынайдымы, аяк астын тагын җебетеп җибәрә, яшь боз эреп юк була. Г.Бәширов. Юл авыр: көндез җебетеп җибәргәндә, туң балчык арба көпчәкләренә ябыша. В.Нуруллин. Катырып та җибәрә көннәр, җебетеп тә җибәрә. Р.Сибат

Җебетеп кую Алдан җебеткән хәлгә китерү. Үзем дә сизмәстән: – Иртән керләрне дә җебетеп куярга кирәк, – дип әйтеп ташлаганмын. Х.Сарьян. Гөмбәләрне исә алдан ук суда җебетеп куярга кирәк. Э.Кәлимуллина

Җебетеп ташлау Кинәт, бик нык җебетү. Белә иде хатын, алдан күрә: коньяк аны җебетеп ташлаячак!.. З.Хөснияр

Җебетеп тору Әле, хәзер җебетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә