ҖЕБЕНҮ ф. 1) Су яки яңгырга чылану, юешләнү. Явымнар белән җебенеп, кояшка ашалып төсләрен югалткан палаткалар да нурны шуннан [электромагистральдән] алалар. М.Хөсәен. Атасына охшап, Тимерҗан бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай... Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый. Ә.Еники 2) Су, дым, җылылык тәэсирендә йомшару, изрәү. Юллар тәмам җебенгән 3) күч. диал. Йомшап, изрәп, рәхәтлеккә талу, рәхәтлек тою. Гайбәт чүлмәкләре тула башлагач, әлеге дус дүрт хатын янә җебенергә җыеналар. З.Хөснияр Җебенә төшү Беркадәр, бераз җебенгән хәлгә килү Җебенеп бетү Бөтенләй, тулысынча җебенү; бөтенләй җебенгән хәлгә килү. Өйгә кергәч тә, Мәдинә, бирге бүлмәдә генә туктап, Гатауллага җебенеп беткән саргылт конверт төртте. К.Нәҗми Җебенеп тору Әле, хәзер җебенгән хәлдә булу |