ҖЕБЕК с. сөйл. 1. 1) к. җебегән. Ул сердәше Гөлнараны, аның әкрен-әкрен рухы сына барган җебек ирен күз алдына китерде. А.Гыйләҗев

2) Боек, моңсу, төшенке күңелле. Вилданның күңеле җебек булган кебек, өс-башы да җебенде. Г.Толымбай. Мин ниндидер ярым йокылы, җебек халәттә идем. Т.Кәримов

2. и. мәгъ. Булдыксыз кеше. [Вил:] Эх, егет, егет... егет түгел син, җебек... Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә