ҖЕБЕГӘНЛЕК и. 1) Җебегән булу. Сохариның суда озак ятып җебегәнлеге күренеп тора 2) күч. Җебегән булу, берәр нәрсәне эшләргә көч-сәләт җитмәү; булдыксызлык. [Нургали] Һәртөрле җебегәнлекне, салкынлыкны, җавапсызлыкны кызган тимер белән көйдерәчәк. Ә.Еники. «Үлем тырнагыннан ничә тапкыр ычкынганны, гриппка бирешеп тору җебегәнлек булыр», – дип, үз-үзен әйдәкләү ягын карады Вәсим. Ә.Моталлапов 3) Игътибарсызлык, ваемсызлык, гамьсезлек. Йозакка кул тидергән генә иде, йозак үз-үзеннән ачылды да китте. Мондый җебегәнлекне күреп, кәефе китте Гарифулланың. Г.Минский |