ҖЕБЕГӘН с. 1) Сыеклык тию аркасында йомшаган, юешләнеп изрәгән. Ашханә өстәлләре бәрелештән соңгы сугыш кырын хәтерләтә иде: майлы соуска буялган тәлинкәләр, боткага баткан кашыклар, шулпага җебегән икмәк кисәкләре... М.Юныс. [Үрдәкнең] Икенчесе кыргыйрак, куркаграк булып чыкты: ничек кенә чакырса да, Гадел янына килмәде, алдындагы җебегән икмәк кисәкләрен дә үрелеп кенә чүпләп бетерде. Г.Гыйльманов

2) Йомшарган, йомшак хәлгә килгән. Җебегән тиреләрне озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар. Ә.Фәйзи. Хәзер әнә юлның кары көпшәкләнгән, чана эзләрендәге тизәк-саламнар җебегән, йомшаган. Р.Низами

3) күч. Уңмаган, булмаган, булдыксыз. Зуфирә идәндә яткан үкчәсе ачык ак туфлине – таныш туфлине! – иргә таба тибеп очырды: – Син дә йөрисең шунда «мин – ир» дип, җебегән! М.Маликова. Гади тормышта куркак, җебегән адәмнәр дә, сәгате суккач, каһарманлык кылып куйгалыйлар түгелме?! А.Гыйләҗев. – Утыр! – диде мулла, кырыс кына. – Җебегән! Шулай сугалармыни? Менә ничек кирәк! – диде дә, чалт итеп, Әхмәтзакирның яңагына ялтыратып алды. М.Әмир

4) күч. Үтә йомшак табигатьле, көчсез; юкка да кәефе кырылып елый торган. Безгә кызык, арба үрәчәсенә чытырдап ябышып, җебегән малай түгеллегебезне раслыйбыз. Казан утлары

Җебегән авыз 1) Уңмаган, булдыксыз кеше. [Факиһә:] Һи аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни? Г.Камал. Балаң булса, ут булсын, выжлап очар ук булсын; Җебегән авыз, пешкән шалкан – Бар булганчы юк булсын. З.Бәшир. «Яратам, шуңа кирәк» диген, җебегән авыз... Т.Миңнуллин; 2) Ваемсыз, игътибарсыз. Әллә кайчангы идән асты кешесе, диләр, җебегән авыз икән. Г.Ибраһимов. Җебегән арыш боламыгы Булдыксыз, оешмаган, уңмаган кеше. – Син, – диде, – мәхлук җан иясе, бердәнбер энеңә күз-колак булып тора алмадың, җебегән арыш боламыгы, черегән көпшә, – диде. С.Поварисов. Җебегән арыш салмасы к. җебегән арыш боламыгы. Җебегән арыш салмасы! Мин соң андыйларга бирешәмме? Г.Камал. Җебегән салма к. җебегән арыш боламыгы. Ни карап торасың, җебегән салма! Никахлы хатының чит ир кочагында торганын күрмисеңмени? М.Фәйзи. [Халидә] Үзем җебегән салма булгангамы, кыю, тәвәккәл ирләрне яратам шул. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә