ҖӘЯҮЛЕ с. 1. 1) Җәяү йөри торган, җәяү барган. Иярле ат артыннан юлда җәяүле ир кеше пәйда булды. Ш.Шәйдуллин. Чөнки җәяүле кешенең яшен аткычы бармы-юкмы икәнен ерактан ук белеп була. Р.Батулла. 1944 елның сентябрь башларында Шакир ташы янындагы юлда җәяүле солдат күренде. З.Зәйнуллин

2) Җәяү узыла, йөрелә торган. Җәяүле, эссе тузанлы егерме чакрымлы юлга чыктылар. М.Мәһдиев

3) Атлы һ.б.дан аермалы буларак, җәяү хәрәкәт иткән. Йөгер тиз! Әйдә, башла, и җәяүле гаскәр, атларга! Г.Тукай. Кырыклап олау, ике йөзләп кеше: беразы – ат өстендә, ә күпчелеге – җәяүле гаскәр... Ә.Еники

2. и. мәгъ. 1) Гадәттә, ерак араларга җәяү йөрүче кеше. Урамнарда, караңгылыкны ерып, җәяүлеләр йөриләр. С.Җәлал. Ә моннан турыга җәяүлеләр өчен сукмак барлыгын Сәгыйть белә иде, һәм ул шунда омтылды. Ф.Гайнуллин. Җәяүлегә янчык та авыр, дигәндәй, ике поттан артык күтәрә алмыйсыз инде. З.Зәйнуллин

2) Пехотачы, җәяү хәрәкәт итә торган гаскәри; пехота солдаты. Юлын бүлеп дошман танкларының, Биш җәяүле ятты чокырга. М.Җәлил. Иң әүвәл, машиналарга төяп, җәяүлеләрне чыгардылар, аннары – туплар, танклар, алардан соң гына «катюшалар» узды. Г.Ахунов. Агыла да агыла гаскәр: пулемётлар, туп таккан атлар, җайдаклар, җәяүлеләр ---, галәмәт тә зур гаскәр була бу. Р.Батулла

3) Җәяү хәрәкәт итә торган гаскәр. Болар арасында күпчелеге – җәяүле, калганнары исә атлылар, тупчылар, сапёрлар иде. Г.Бәширов

4) күч. иск. Аерым бер өлкә буенча аз мәгълүматлы, дилетантларча фикер йөртүче кеше. Мин җырда, көй бабында җәяүле түгелмен. Русның театрында, концертларында, операларында булганым бар. Г.Ибраһимов

Җәяүле буран Карны югары күтәрми генә җирдән себерткән буран. Кыр буйлап җәяүле буран себерелә, әйтерсең күзгә күренми чапкан ак аргамакның яллары дулкынлана. Г.Әпсәләмов. Болытлы күк йөзе баш өстенә үк төшеп җиткән. Җәяүле буран себертә. Г.Ахунов. Кышкы каникуллар җитәрәк, җәяүле буран себереп торган көннәрнең берсендә, малай мәктәпкә килми. Ф.Шәфигуллин. Җәяүле йокы Аяк өсте йоклап йөрүчегә карата әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә