ҖӘЯҮЛӘ’Ү ф. сөйл. 1. Җәяү атлау, җәяү хәрәкәт итү, җәяү йөрү. Петрухлар авылына, җәяүләгәндә дә, бер тын алуга – ярты сәгатьтә барып җитәсең: ерак түгел. М.Хуҗин. Чаллыдан Зәйгә үк чыгып киттем. Җәяүлим! А.Гыйләҗев. Арыган аяклар белән биш километр җирне тәпи-тәпи җәяүләргә туры килә, диләр апайлар... Ә.Еники

2. җәяүләп рәв. мәгъ. к. җәяүләтеп. Лебедев белән Әхмәй, иске җил тегермәне янына күтәрелгәч, атларыннан төшеп, җиде җил кочагында шул таба карап тордылар, --- аннан, җәяүләп, җай гына түбәнгә кузгалдылар. Ф.Мансуров

Җәяүли бирү Җәяүләвен дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә