ҖӘЯ’Ү рәв. 1. 1) Үз аягы белән, атлап. Атка атланып чыгып киттем, җәяү кайтып киләм. М.Әмир. Соңгы өч тиенен юл чатында утырган гарипкә биреп, үзе, трамвайга утырмыйча, җәяү китә торган кеше иде Баграт. М.Юныс. Басу юлыннан җәяү атлаганда, я булмаса урманда җиләк җыйганда, мин, кычкырып, шуны [Г.Тукайның «Шүрәле»сен] сөйләп чыгам. Казан утлары

2) күч. Хәерче хәленә төшеп; бар булган милекне югалтып. Тормыш беркадәр тигезләнде кебек – элеккедәй череп баючылар да, кара җәяү калучы ярлылар да күренми диярлек. Ә.Еники

2. и. мәгъ. Үз аягы белән атлап баручы, җәяүле кеше. Җәяүнең сукмагы тар, алай да турылыгы бар. Мәкаль

Җәяүгә калдыру Бөлдерү, мал-мөлкәтсез калдыру, тәмам фәкыйрьлеккә төшерү. Җәяүгә калу иск. 1) Атсыз калу, аттан мәхрүм булу; 2) Машинасыз, транспортсыз калу; 3) Алда барудан туктау, беренчелектән төшү, өстенлекне югалту. И-и, балалар, атсыз, эшегез җәяүгә кала бит инде болай булгач. З.Зәйнуллин; 4) Бар булган милекне югалтып, хәерче хәлендә калу. Әгәр болай яуса, тагын бер кара җәяүгә калачакбыз бит. М.Мәһдиев. Бала-чагасы, мал-туары белән кемнең кычкырып янасы, йә булмаса, кара җәяү каласы килсен? Г.Бәширов. Җәяү йөрү Җил яисә буран карны, җирдән күтәрми, астан себереп йөртү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә