ҖӘЯЛЕ с. 1) Җәя (1 мәгъ.) белән коралланган, җәясе булган. Айгырны бай киемле, әмма җәяле зат җитәкләгән. Б.Рафиков

2) мат. Җәяләр (4 мәгъ.) белән бирелгән, җәя эченә алынган. Җәяле саннар

3) тех. Җәясе (5 мәгъ.) булган (җайланма, эш коралы). [Хәмит абзый:] Иптәш! Иптәш! Менә җәяле пычкы полотносы кайтты. Нибары икәү. М.Мәһдиев. Ындыр капкасында дәү җәяле авыр йозак эленгән икән. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә