ҖӘЯ и. 1. 1) Укны еракка аттырып җибәрү өчен, агачны һ.б.ш. бөгеп, бау белән нык итеп тарттырып бәйләнгән борынгы сугыш һәм ау коралы. Болар килеп туктауга, тимерләп ясалган авыр капка ачылды; ук, җәя тоткан кешеләр капка өстендәге манараның тышкы ныгытмаларына чыгып тезелеп әзерләнделәр вә аларның башлыгы кем вә ни өчен килгәнлекләрен сорады. Г.Гобәйдуллин. Җәяләр киереп Җиде ук атканда, Җиде ят бер уйда: – Һәлакәт – башкага! Ф.Мөслимова. Шул чорның иң камил сугыш кораллары, бигрәк тә ук һәм җәяләр, аларда гына була. Татарстан тарихыннан хикәяләр 2) Иярнең җәя сыман (1 мәгъ.) кырые, очы, ияр кашы. Иярнең көмеш белән уратып алынган биек җәясе ай яктылыгына каршы --- балкып китте. Ш.Камал. Дагалар җиргә тигән саен, күз яшьләре ияр җәясенә тамалар иде. Р.Батулла 3) лингв. Җөмләдә өстәмә сүз һәм ремаркаларны башка кисәкләрдән ике яклап аеру өчен кулланыла торган дуга яки ярым квадрат формасындагы тыныш билгесе. Җәяләр эчендә булса да әйтеп китик: гомеренең соңгы елларын түгәрәкләп килгәндә, Г.Таһиров «Шүрәле» балетының 141 битлек партитурасын композиторның энесе Мирсәет Яруллинга үз куллары белән тапшыра. Р.Низами. Ә инде күпнокталар һәм җәяләр эченә алынган өндәү билгесенә җиткәндә, аның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгарга ашкынгандай тибәргә тотына иде. Р.Мөхәммәдиев. «Әсәрне уку барышында җәя эчендәге сүзләргә ныграк игътибар итегез», – диде Ләйлә Камилевна. Ялкын 4) мат. Үз эчендә төрле гамәлләре булган катлаулы санны берләштереп бирә торган, ярым дуга, квадрат яки фигура формасындагы математик билге. Квадрат жәяле мисалларны укучылар бик җиңел чиштеләр. Мәгариф 5) тех. Йон тетү машинасында нык киереп тарттырылган баудан гыйбарәт тетү җайланмасы 6) тех. Пычкы, борау кебек эш коралларында җәя сыман җайланма 2. с. мәгъ. Җәя кебек; киерелгән, тартылган, җәягә охшаш булган ◊ Җәя бавы кебек киерелү к. җәядәй киерелү. Һәркемнең нервлары җәя бавы кебек киерелгән. Ш.Хөсәенов. Җәя буе Җәядәге бар киеренкелегенә тартылган ук белән, ул атылып, аның очы барып төшкән аралык. Яманнан җәя буе кач. Әйтем. Җәядәй киерелү Киеренке халәттә булу. Кинәт аның бөтен йөзен, күз-кашларын, маңгаен, җәядәй киерелгән яңакларын ачып – яктыртып, ниндидер нур сызылып үтте. А.Гыйләҗев. Җәядәй тартылу Киеренке халәттә булу. Тукталып тын алыр чама юк – Заманнар җәядәй тартылган. Х.Әюп. Җәя җебе булып тартылу к. җәядәй киерелү. – Фәррахетдин улым, – дип, кискенлеккә җәя җебе булып тартылырга ирек бирмәде Сәхәрия, – ризык янына утыр әле. М.Хуҗин. Җәясе бушау Сүз көрәштерүдә, бәхәстә көче бетү, җиңелә башлау. Җәясен тарту к. җәясен тартып карау. Җәясен тартып карау Кешенең уй-фикерен, мөнәсәбәтен, планнарын белү өчен, сынап яки хәйләләп сораштыру. Җәясе тартылу Нерв киеренкелеге булу. Әмма Уралның җәясе нык тартылган булып чыкты. Т.Галиуллин. Җәя соң чиккәчә тартылу Нервлар какшаган һәм соң чиккәчә киеренке булу. Җәя сыман киерелү к. җәядәй киерелү. Минрахманның җәя сыман киерелгән авызында, эчтә, тамагының караңгы төбендә кармак сыман селкенгән кече телен күреп, Канәгать үзе телсез калды диярлек. А.Хәлим |