ҖӘЮ ф. 1) Җыеп яки төреп куелган берәр нәрсәне (тукыма, кәгазь һ.б. әйберләрне) сүтеп җибәрү яисә нинди дә булса өслеккә таратып салу. Җәеп кызыл байракларны, Сафларга баса алар. Г.Хуҗиев. Газетасын сүтте дә яшел, кара, кызыл бизәкләр төшерелгән шәльяулыкны, селкеп җәйгәч, әбисенең башына япты. М.Хуҗин. Ә егет, чынлап та, бераз гына шөребе какшый башлаган кешедәй, аны-моны сизмичә, яулыгын бер җәеп карый, бер йомарлый, битенә дә куеп ала, иснәгән кебек тә итә, гүя сихерләп маташа. Ә.Еники 2) Утыру, яту яки башка максат белән берәр өслеккә яисә җирлеккә нәрсә дә булса түшәү, салу. Себерке белән кырып-кырып юган сап-сары идәнгә ап-ак, йомшак яңа чыпта җәйде. Ш.Шәйдуллин. Зитта бик җитез йөренде, мех палас өстенә кәгазьләр җәеп, табын шикелле нәрсә әзерләде. Х.Камалов. Кече манарага җитәрәк, үлән өстенә намазлык җәеп намаз укучы 15–16 яшьлек егетне күреп, Әсфирә туктап калды. Т.Миңнуллин // Мал-туар һ.б. астына салам, печән түшәү. [Сыер] Ашамаса, төнгелеккә астына җәярсең: җир салкын бит әле, җылынып җитмәгән. З.Зәйнуллин 3) Йоклау өчен ятак әзерләү. Кайткач, Рәмзия ирен җайлап кына чишендерде, даруларын эчерде һәм урын җәеп яткырды, аннары аның караваты читенә килеп утырды. Б.Камалов. Малайлар беренче көннәрдә урынны идәнгә җәеп йокладылар. Казан утлары 4) Камырдан юка җәем ясау. Барысы да әзер булгач, Кәримә камырны җәйде, бәрәңге турап, ит белән аралаштырды да суган турап салды, эчлекне тутырды, өске камырны каплап, бөтерә-бөтерә, ефәк бау кебек ишеп китерде. М.Хәбибуллин. – Пилмәнебез тәмле булыр, Үзең ясап аша, – ди. Әби җәя камырын, Бабай итен салыша. К.Булатова 5) Вак яисә бөртекле әйберләрне, киптерү өчен, юка катлам итеп тарату. [Бригадир кыз Фәйрүзә] Орлыкларны бер савыттан Бер савытка тутыра. Әле суда чылата да Әле җәя, киптерә. М.Җәлил. Бер чиләк чем-кара карлыганны юды да юып үтүкләгән юрган тышлыгына җәйде Фирая, кипсеннәр шунда иркенләп! Казан утлары 6) Төзелеш материалы белән каплау, түшәп, нәрсә дә булса ясау. Җиңел эш түгел асфальт җәю, көн азагына таба җеп өзәрлек хәл калмый, көчкә аякта басып торасың. М.Хәбибуллин. --- алар фанер, пластмасса, идәнгә җәяргә паркетлар да алып килгәннәр иде. Г.Ахунов. Туктаусыз агым булып килгән бетонны кай арада [бетончы егетләр] җәеп, тигезләп өлгерәләр! Казан утлары 7) Кул-аяк, бармакларны яки канатларны киң итеп як-якка җибәрү. Мария, ике кулын җәеп, кечкенә бүлмәсенә күрсәтте. Б.Камалов. Басарый абзаң идән уртасына аякларын киң җәеп баскан... М.Хуҗин. Без килеп җиткәндә, ләкләк җансыз, җирне кочкандай, канатларын җәеп, хәрәкәтсез ята иде инде. Ә.Гаффар 8) күч. Авызны, иреннәрне бик зур итеп ачу, еру. Ул, елмайган кебек, иреннәрен җәеп, кызыл уртларын һәм очлы ап-ак тешләрен күрсәтеп, авызын яман зур итеп ачып ырылдый. З.Зәйнуллин 9) Әйберләрне берәр өслеккә таратып, тезеп кую. Апуш белән Мөхәммәтгариф, посылканы алып кайту белән, ашамлыкларны өстәлгә җәеп, сөенә-сөенә ашыйлар. Г.Кайбицкая. [Ханым] Пароходның арткы очына җиткәч, тукталып, ихтыярсыздан түбәнгә караса, әлеге таныш яшьләрнең койрыкта, тимер идәнгә газеталардан табын җәеп, күңелле генә ашап-эчеп утыруларын күрде. Ә.Еники 10) күч. Ябалдашлану, киңәеп, тармакланып китү. Яфракларын җәйгән тирәкләр ---. А.Әхмәт. Рәхимә түтинең күзе яр буенда ботакларын киң җәеп, су өстенә салындырып торган бөдрә өянкеләргә төште. З.Фәйзи. Авыл очында, тегермән буасының ярына тезелешеп үскән һәм күксел бәскә төренгән мәһабәт тирәкләр, ботакларын киң җәеп, бөтен яр буен караңгылап торалар. Ә.Еники 11) күч. сөйл. Сүз яисә хәбәр тарату, башкаларга җиткерү, ирештерү Җәеп алу Тиз арада җәю Җәеп бару Торган саен ныграк җәю. Сөендекләр, Гегель Әфләтүновичлар, Псих Сәлимгәрәевичлар милләтнең бәгыренә урнашып, тамыр җәеп барган яңа мәҗүси советчыл традицияләр җирлегендә үсеп чыкмадылармы? А.Хәлим Җәеп бетерү Барысын да җәю; җәю эшен тәмамлау. Безнең алга бу айда куелган бурычлар: су агызу каналын казып һәм тимер юл өстенә комны җәеп бетерү. А.Алиш. Хәтирә үзенә урын җәеп бетерде, ләкин ятарга ашыкмады, Сабираның аяк очына килеп утырды. М.Әмир. Йокы бүлмәсенең идәненә ламинат җәеп бетергәч, Фазыл җиңел сулап куйды. Сөембикә Җәеп җибәрү 1) Кинәт җәю. Шәрә килеш караңгы алачыкка чыгып баскач, Габдулла, кинәнеп, кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда, колгадагы себеркеләргә орынды. Ә.Гаффар. – Кызганычка, юк! – Һәм ул, татар теле укытучысы Мөхетдин абзый кебек, кулларын җәеп җибәрде. Г.Әпсәләмов 2) Җәю белән бәйле берәр эшне башкарып чыгу, җәергә өлгерү. Урамның урта бер җиренә дамба күтәрсәләр, асфальт та җәеп җибәрсәләр, йорт аллары чирәмгә күмелер иде. Г.Ахунов 3) күч. Берәр эшне киң колач белән башкару һәм алып бару Җәеп йөрү Әле, хәзер җәю, җәю белән мәшгуль булу. Рәдифне алып кайтып, җитәкләп, өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урып җәеп йөри иде. В.Нуруллин Җәеп кую Алдан җәю, җәйгән хәлгә китерү. [Гафур] Аптырагач, торып, ут яндырмый гына чишенде, карчыгы җәеп куйган йомшак урынга – киң агач караватка менеп ятты. Җ.Рәхимов. Газаплы уйлар эчендә бөтерелеп, әнкәй җәеп куйган салкын түшәккә кайтып ятам... Х.Ибраһим. Ә [кыз] исенә килеп кайтырга чыкканда, төн үзенең кара җәймәсен күктән җиргә кадәр җәеп куйган булган. Ф.Яруллин Җәеп салу 1) Тиз яки тулысынча җәю, җәеп кую. Полк командиры, шактый өлкән яшьтәге, озын буйлы, кара мыеклы кеше, өстәлгә картасын җәеп салды да безне үз янына чакырды. Г.Галиев. [Хөсәен] Чәй кайнап чыкканчы дип, китапларын өстәл өстенә җәеп салды, хатыны яткан якка ара-тирә караштыргалап укый башлады. А.Расих. Хәбип миңа тарих, география буенча ярдәм итә, идәнгә картаны җәеп салабыз да, сузылып ятып, иртәгәсен минем дәрескә кирәк булачак вулкан, тау, күлләрне эзлибез. М.Мәһдиев 2) күч. Барысын да яшермичә сөйләп бирү, ачыктан-ачык әйтү. Килеп керү белән, бар хәбәрне җәеп тә салды Сәмигулла. Юлдаш Җәеп ташлау Тиз-тиз, аннан-моннан җәю. Ябылмаган сүзлек мәрткә киткән, Китап йоклый укый башлаган. Күпме гәҗит, журнал борсалана, Әштер-өштер җәеп ташлаган. И.Гыйләҗев Җәеп тору Әле, хәзер җәйгән хәлдә булу. Тегермәннәр канатларын җәеп торалар иде. А.Алиш. Юлыгызда фәрештәләр Канатларын җәеп торсын. Л.Шагыйрьҗан. Аңа әйтерсең лә дан-шөһрәт колачын җәеп тора. Р.Миңнуллин Җәеп чыгу Барысын да, башыннан ахырына кадәр җәю Җәеп яту Әле, хәзер, сөйләү моментында жәю. Авылның үзәк урамына асфальт җәеп яталар. Т.Әйди Җәя бару Тагын да ныграк җәю; торган саен күбрәк җәю. Ул биемәскә итенде, аннары, гайрәт белән кулын селтәде дә, күзен йомып һәм башын чайкап, әкрен-әкрен кулларын җәя барып, түгәрәкне кысрыклап диярлек, киң адымнар белән йөреп китте, алдагылар, аңа юл бирер өчен, чигенәрәк төште, арттагылар, күрер өчен, алгарак сузылдылар. Ә.Гаффар. Әхсән Баянов – безнең хәзерге әдәбиятыбызда күренекле урын алган, елдан-ел иҗади колачын киң җәя барган язучыларыбызның берсе. Р.Даутов Җәя башлау Җәяргә тотыну. Әтине күрү белән, без, атылып кереп, әнигә әйтәбез. Әни ашъяулык җәя башлый. М.Юныс. Югыйсә республикабызда әлеге [чирәмдәге хоккей] спорт төре 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарыннан соң гына чын-чынлап тамыр җәя башлады. А.Гафиятов Җәя бирү Җәюен дәвам итү. Мәүлетдин, ике кулын ике якка җәя биреп, бөтен битен балкытып елмайды. З.Зәйнуллин Җәя килү Күптәннән, электән үк, системалы рәвештә җәю. Табигатьтәге тигезлекне, җир-сулар әйләнешен бозуга аваздаш булып, игенчене җирдән биздерү, үткәнне инкяр итү кебек ямьсез күренешләр тамыр җәя килде. М.Вәлиев Җәя төшү Бераз җәю. Кыз киң, озын итәген җилфердәтеп, аны ике яктан бармак очлары белән генә чеметеп җәя төшеп, ипләп кенә килеп, кәнәфигә утырды. К.Тимбикова |