ҖӘҺЕЛ и. гар. иск. Наданлык, томаналык, белемсезлек; аңгыралык. Инде файда күзләмәк – гакылга дәлилдер; вә бу кадәр хәтәрләргә кермәк – җәһел вә наданлыкка дәлилдер. К.Насыйри. Җыелган кешеләрнең --- гыйлем вә җәһел мәсьәләсе хосусында язылган тау-тау кәгазьләре падишаһның башын гына чуалталар иде. Г.Тукай. Мин баскан «җәһел» утын Су сибеп сүндерсәнә! Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә