ҖӘҺӘТЛЕК и. Җитезлек, кызулык, тизлек, өлгерлек. Бәйрәмхан әйткәндәй, әшәкелек кылуда җәһәтлеккә һәм үҗәтлеккә кем шушылай ныклап өйрәтте икән бу бәндәне... М.Хуҗин. Тегесе дә шундый ук җәһәтлек белән каршы төште: – Алай димә, кем, мелла, авызыңны да ачма берүк. М.Хәсәнов. Сәет, яшьләр җәһәтлеге белән урыныннан сикереп торып, уң кулының имән бармагын өскә күтәрде. Т.Галиуллин |