ҖӘҺӘТЛӘ’Ү ф. Кызулау, тизләтү; ашыгу, тизлекне арттыру. Сәгыйд, урам буйлап мал йөкләткән атларны вә иптәшләрен куып җитәр өчен, җәһәтләп барганда, бер ишегалдында бер станок белән бер кешенең чүлмәкләр ясап утырганын күрде. Г.Гобәйдуллин. Җәһәтли дип, бер дә ашыкмадылар әле.... Ф.Сәйфи-Казанлы. Малай картны җитәкләп тә алды, җәһәтләп, урам аша алып та чыкты. А.Хәлим Җәһәтләп китү Бераз, берникадәр, кинәт җәһәтләү. Аннан тагын җәһәтләп китеп, [Сираҗетдин] ишектән чыга башлый. Г.Камал. [Надир] Үзе дилбегәне кагып җибәрде, күк айгыр җәһәтләп китте. К.Тимбикова |