ҖӘҺӘТЛӘНҮ ф. Кызулану, ашыгу, тизлекне арттыру, тизрәк кылану. – Карале, вәкил иптәш, – дип, Бикмураев каршына җәһәтләнеп барды Бәйрәмхан. М.Хуҗин Җәһәтләнеп китү Кинәт, ниндидер сәбәпләр аркасында җәһәтләнү. Малайның сүзләре хәзрәтне элгәре буталчык, салмак, аннары кинәт җәһәтләнеп киткән уйларыннан бүлдерде: «Зур эш эшләнде бүген». М.Хуҗин |