ҖӘҺӘТ II и. гар. 1. иск. 1) Пространствода: билгеле бер як, юнәлеш, тараф. Пенсиям – адәм көлкесе, бүтәнчә бер җәһәттән акча керми. А.Гыйләҗев

2) Берәр эш, күренеш яки мәсьәләнең билгеле бер ягы. Энесе Миңнеислам да бит бу җәһәттән агасына охшаган. Ә.Еники. Әйтәм: мин яшьлегемдә бөтен җәһәттән дә акыллы, олыларча фикер йөртә алырлык камил бала түгел идем, бар иде, шыттырган, арттырган чакларым да була торган иде. А.Гыйләҗев. Әлбәттә, бу җәһәттә җитди үзгәрешләр булмый торып, яшьләрне гыйльми эшчәнлеккә җәлеп итү кыен булачак. Ватаным Татарстан

2. бәйл. сүз функ. 1) җәһәтеннән тарт. чыг. кил. форм. Ягыннан, уңаеннан, уңайдан, уңае белән, берәр нинди очрак белән. Акыл төзелеше ягыннан да ерак алар, уй-фикер сөрелеше җәһәтеннән дә, яшәгән саен, бер-берләреннән аерыла, читләшә, ерагая баралар. А.Гыйләҗев. Дөрес, ул [Гали абый] аларны ашау-эчү, кием-салым җәһәтеннән бер вакытта да кысмады – мул ашатты, әйбәт киендерде. Ә.Еники. Конкурс, Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы кысаларында, композиторның 75 яшьлек юбилее җәһәтеннән үткәрелде. Казан утлары

2) җәһәттән чыг. кил. форм. к. җәһәтеннән. Вәсвәсәгә бирелүдән мин курыкмыйм, әлбәттә, ул җәһәттән нервларым таза, чыдарлык, әмма шулай да курорт тирәсендә йөргән мондый кызлардан ераграк булуың хәерлерәк... Ә.Еники. Чакан вариантын чувашчадан дип карау тарихи җәһәттән акланып бетми. Р.Әхмәтьянов

3) Сәбәпле, уңае белән. Кешелек хисләрен, игелеклелек, мәрхәмәтлелек тойгыларын югалтмас өчен моңлы булмый мөмкин түгел. Г.Рәхимнең «Елагыз!» исемле шигыре бу җәһәттән аеруча гыйбрәтле. Р.Миңнуллин. Шул җәһәттән караганда, генерал-майор Карның тарихы бик кызыклы. Я.Винецкий



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә