ҖӘҺӘТ I рәв. гар. 1. 1) Тиз генә, бик кызу, кызулап, зур тизлек белән. Борһан исә нәкъ сәгате, минуты җиткәч кенә, җәһәт коралланып, берүзе яуга ташланырга әзерләнгән баһадирдай, яр читенә чыгып баса. М.Шабай. Үзең ал. Минем буем җитми. Йә, җәһәт... А.Хәлим. Яшел уйсулыкны, чиста каеннарны күреп рәхәтләнергә өлгермисең, автобус аларны җәһәт үтеп китә – безнең төбәкләрдә дә юллар йөгерек икән. М.Хуҗин 2) Җитез, өлгер. Җәһәт иде аның хәрәкәте. М.Хуҗин. – Бик җәһәт икәнсең син, Халисә, – диде ул [Мәрьям], кулын аның җилкәсендә тотты. – Алай ансат кына түгел бит әле сәфәр кылу. М.Хуҗин 2. с. мәгъ. Тиз, кызу. Сөембикә, ул [Шәвәлиев] әйткәннәрнең бөтен мәгънәсенә төшенеп җитә алмаса да, аңа ачулы караш ташлап алгач, җәһәт адымнар белән чыгып китте... Ф.Садриев |