ҖӘҺӘННӘМЛЕК и. 1. 1) Жәһәннәм урнашкан урын 2) Жәһәннәмгә керерлек күп гөнаһлы кеше. Гөнаһлы бәндә шиксез җәһәннәмлек булса кирәк. К.Насыйри. Хайваннарга карата рәхимсез булган кеше – җәһәннәмлек, аларга рәхим-шәфкать күрсәткән кеше исә җәннәтледер. Инсан һәм дин 2. с. мәгъ. сир. Җәһәннәмгә кертерлек, җәһәннәм газапларында яндырырлык, гафу ителмәслек, бик зур. Хәтта мәчет урынына салынган шайтан оясының бусагасын атлап керүне җәһәннәмлек гөнаһ санаган Камыт Минһаҗ. Т.Мөбарәков. Җәһәннәмлек гөнаһ кылган кешеләр дә тыныч кына йоклап ята ала торган заман килде. Казан утлары |