ҖӘҺӘННӘМ и. гар. 1) Дини тәгълимат буенча: үлгәннән соң, гөнаһлы кешеләрнең җанын газаплый торган урын, утлы тәмуг. Гөлҗиһан үкереп янган уттан бик курыкты, моның җәһәннәм икәнлеген аңлады. Ф.Бәйрәмова. Болытларына гына күтәрелеп кара: җәйге, июль болытларымы болар? Җәһәннәмнән кубарылган албастылар, иблисләр түгелме әллә?! А.Гыйләҗев. Ул явыз кеше олуг җәһәннәмгә керер. Коръән тәфсире 2) күч. Түзә алмаслык авыр шартлар, газаплы, интектергеч тормыш. Ул аларның җирдәге тормышларын җәһәннәмгә әйләндерде ---. Ф.Бәйрәмова. Якты көне күптән инде төнгә әверелде, әйләнә-тирәсе караңгы җәһәннәмгә охшап калды. М.Хәсәнов. Бер тапкыр җәһәннәмне кичеп, икенче кат төрмәгә эләккән кешенең шундый сабырлыгы, үз-үзен иркен тотышы, горурлыгы, олысымаклыгы мине сокландырды. А.Гыйләҗев 3) күч. Үлем-кырылыш, сугыш кырындагы коточкыч хәлләр, дәһшәт. Өч көн, өч төн бертуктаусыз сугыш җәһәннәмендә кайнаган, ахыр чиктә арыган кызылармеецлар ял итәләр. Г.Гобәй. Кинәт тирә-ягыңда җәһәннәм кайный башлый, блиндажлар җимерелә, яныңдагылар җен шикелле юкка чыга башлый. М.Әмир. Мерефа ул дәһшәтле көннәрдә җәһәннәмне хәтерләтте. К.Латыйп 4) күч. Тавыш-талаш, шау-шу, чуалчык, буталчык; гаугалы вакыт. Бер минут эчендә бөтен йорт җәһәннәм рәвешенә керде. Г.Тукай 5) күч. Бик ерак, әллә кайдагы урын, билгесез җир. Җаны үртәлгәнгә күрә генә: – Миңа димәсәң, ник җәһәннәмгә китеп олакмыйсың шунда, – дип, кызының артыннан кычкырып калган булды Мәрфуга җиңги. М.Шабай. Председатель Хәкимовны хет җәһәннәмнән табыгыз. М.Хуҗин. Икенчедән, үзең, чатан чәүкәдәй, җәһәннәмгә дә барасың юк, өйдә утырасың. Б.Камалов ◊ Җәһәннәм арты к. җәһәннәм асты. Болай эшләү төрле яклап файдалы булып чыкты. Беренчедән, җәһәннәм артына үз машинаңны кумыйсың. Ф.Яруллин. Менә хәзер аякка басам да әнкәйгә ярдәм итә башлыйм дигәч кенә, барысын ташлап, җәһәннәм артына китәргә кирәк. Ватаным Татарстан. Җәһәннәм асты Кеше эзләп таба алмаслык бик ерак урын, яки билгесез җир. Эзләдек, ләкин таба алмадык: җәһәннәм астына киттемени, җир күрде, су алды үзен... К.Латыйп. Юк, менә аның өчен җәһәннәм астына барырга, ниндидер ташландык, караңгы мәчетне күрергә, җитмәсә, шуның янында катып-туңып, тыңлап торырга кирәк. Ә.Еники. Җәһәннәм базы 1) дини Җәһәннәмнең төбе, кешеләр газаплана торган иң куркыныч урыны. Шәвәли, --- сират күперен чыга алмый җәһәннәм базына егылып төшүдән куркып, соңгы елларда намазын калдырмый башлады. А.Расих; 2) Төрмә, тоткынлык; газаплы, интектергеч шартлар. – Әйе, – диләр иптәшләрең, – җәһәннәм базын уйлап тапкан адәм актыгы җәзадан коры калырга тиеш түгел. А.Гыйләҗев. Үләм дигәндә, кемнәрдер җәһәннәм базына – лагерьга килеп чыккан, татарларны җыйган, үз телләрендә кешеләрчә сүзләр табып эндәшкән. А.Гыйләҗев. Биш башак усаң – биш ел төрмә, ун башакка үрелсәң, ун елга җәһәннәм базына дөмегәсең. Казан утлары; 3) Котсыз, шыксыз өй, бина яки урын турында. Бу җәһәннәм базында ничек яшәмәк кирәк: түшәме дисәң – түшәме, идәне дисәң, анысы да юк... М.Фәйзи; 4) Һәлак итәргә, начар хәлгә төшерергә мөмкин булган мохит, халәт. Упкынга тәгәри язу бик көендерә, шулай да, кара җәһәннәм базы авызын ачып торганда, янәшәңдә кул сузучылар барлыгы – олы шатлык. Б.Камалов. Җәһәннәм газабы Иң авыр газап, коточкыч шартлар, бәла-каза. Вәли Исхаков – зыялы булганы өчен җәһәннәм газаплары күргән татар, – 60 яшендә якты дөнья белән саубуллаша. Г.Ахунов. Җәһәннәмгә җибәрү Юк итү, үтерү; мәңгелек газапка салу. Җәһәннәмгә керсә дә йөзе кызармас Үтә явыз, әрсез, оятсыз. Җәһәннәмгә китү Юкка чыгу, бетү, үлү, һәлак булу. Ярамый, мылтыклы озатучыларның күрүләре ихтимал: солдатка түгел, җәһәннәмгә китәрсең. К.Латыйп. «Беттек, җәһәннәмгә киттек!» – дип, син тагын укына күрмә. К.Латыйп. Җәһәннәмгә озату Юк итү, үтерү. – Китерегез баланы! – дип кабатлады Шымытыр. – Ату өерегез белән җәһәннәмгә озатам! Р.Батулла. Җәһәннәм дәрьясы Бик ерак, барып җитә алмаслык җир. Җәһәннәм дәрьясы артында нинди генә көч булмасын, бу салкын якларга берничек тә тәэсир итә алмый. Х.Камалов. Җәһәннәм кисәве Гөнаһлы эш яисә начар гамәл кылудан да курыкмаган кешене ачуланып, тиргәп әйтелә; һичшиксез, җәһәннәмгә җибәреләчәк кеше. [Каюм:] У-у, афәт, әйтергә сүз таба алмыйм! Эшкә соңга калдырасың, кит, җәһәннәм кисәве, кит, югал күземнән! Ф.Шәфигуллин. Җәһәннәм кочагы Җәһәннәмнең үзәге, нәкъ үзе. Аның, акылын җуйган карт лачын шикелле, ялгызлыктан җәһәннәм кочагына атылып очасы, алдын-артын карамыйча китеп югаласы килә башлады. Г.Кашапов. Җәһәннәм кызуы Түзә алмаслык эсселек. Елның нинди икәнен сезгә сөйләп торасы юк. Җәһәннәм кызуы. Б.Камалов. Җәһәннәм машинасы Шартлаткыч; динамит. Күпернең төбенә җәһәннәм машинасы куелган булган. Поезд шунда килеп керүгә генә – гөмберт! Ш.Усманов. Җәһәннәмнең җиденче катыннан Бик ерактан, әллә кайдан. Җәһәннәмнең җиденче катыннан эзләп табарсың... Казан утлары. Җәһәннәмнең теге кырыенда Бик еракта. Һи, кояш әле, кояш җәһәннәмнең теге кырында әле. Г.Бәширов. Җәһәннәм оясы Начарлык, явызлык чыганагы, әшәкелек, кабахәтлек тупланган урын. Бу җәһәннәм оясын күптән туздырырга вакыт иде инде. Казан утлары. Җәһәннәм өрлеге Олы, калын гәүдәле, көчле (кеше турында). Җәһәннәм тәмугы Коточкыч хәлләр, михнәт-газаплы, түзә алмаслык авыр шартлар. Шунда ук өзелгән сүзне ялгап китә: – Сез, Сталинградта булмагач, белмисез инде, и-и андагы җәһәннәм тәмугын сөйләсәң, кеше ышанмас. Х.Камалов. Җәһәннәм терәве Башкалар эшләгәндә берни эшләми, нәрсәгә дә булса терәлеп торган озын буйлы кешегә әйтәләр. Җәһәннәм тишеге к. җәһәннәм асты. Җәһәннәм тишегеннән барып алган чишмә суың ---, оясына качкан елан кебек, минут эчендә юкка чыкса, телеңне генә түгел, терсәгеңне тешләрсең. Ф.Яруллин. «Әртис Равил Шәрәфинең ишек тоткасы җыйганын җәһәннәм тишегендәге Шри-Ланка якларында да беләләр икә-ә-ән», – дип сузды Һарун Фәррахыч. Мәдәни җомга. Җәһәннәм уты дини 1) Теге дөньяда җәһәннәмдәге ут. Гөнаһларымны гафу әйлә, җәһәннәм утыннан сакла, дөньяга вә ахирәткә бөтен гамәлләребезне дөреслә!.. А.Хәлим; 2) Утлы күмер кебек, күңелне, йөрәкне әрнетеп торган газаплы уйлар, тынычсызлык, бәла-каза китерер дәрәҗәдәге куркыныч көч. Җәһәннәм уты да шушында бәреп чыгар дип, кем уйлаган. Ф.Бәйрәмова. Җәһәннәм утына салу Берәр кешене кайгы-борчуга дучар итү, күңелен ярсыту, йөрәген әрнетү. Ярдәм итәрлек булмагач, кызны җәһәннәм утына салган кебек, сөйләтеп тә тормаска иде. З.Садыйкова. Җәһәннәм уты төшү Күңелне, йөрәкне сагыш-борчу, кайгы-хәсрәт биләп алу. Аның тынычлана башлаган йөрәгенә яңадан җәһәннәм уты төште. М.Әмир. Җәһәннәм чите к. җәһәннәм арты. Сиңа нәрсә, сиңа: ике дөнья – бер морҗа. Бүген монда син, иртәгә – җәһәннәм читендә. Р.Вәлиев. Шунда, җәһәннәм читендә, кара тайга уртасында, танышы очрап торуын күр әле син аның. М.Хәсәнов. Тавышың җәһәннәм читеннән килгән шикелле ишетелә. Р.Вәлиев. Җәһәннәм юлы Газаплы, йончыткыч юл. Алар, әлегә җәһәннәм юлының кайчан бетәсен дә белмичә, һаман баралар да баралар. Г.Паушкин |