ҖӘФАЛЫ с. 1) Газаплы, интектерә торган, авыр. Җәфалы булса да, татлы, ләззәтле ул гашыйк булу. В.Нуриев. Җәфалы, авыр урман эше йөкләмәсе бик күп йомышлы татарларны чабаталы ярлы крестьян хәленә калдырган. С.Алишев 2) Тынычсыз, мәшәкатьле, күп көч һәм энергия таләп итә торган. [Майпәрвәз ханым] Кияүнең райком кебек үзе бәрәкәтсез, үзе җәфалы җирдән китүе файдага гына булыр дип әйтә торды. Ә.Еники. Тик җиденчеләр бик тә җәфалы класс икән. Э.Касыймов. Юл, бигрәк тә төнге юлсыз юл, эчпошыргыч озын һәм җәфалы була. А.Гыйләҗев 3) Интектергеч, авыр рухи һәм физик борчу-газаплар белән бәйле, үтә борчулы. Төннәрнең берсендә, җәфалы һәм газаплы допростан соң, таң атканда гына кайтып кердем. А.Гыйләҗев. Балалык бәхетен сугыш урлаган бичараларны йокыда да өндәгечә җәфалы тормыш борчыйдыр. Р.Хәбибуллина |