ҖӘФАЛА’У ф. 1) Өстәмә кыенлык, борчу-мәшәкать тудыру, эшне яисә тормыш-көнкүреш хәлләрен катлауландыру. Тик су белән генә әлегә җәфалыйлар, әмма анысы да озакламый бер юньгә киләчәк, ди. Э.Касыймов. Дөрес, [Сабир] яшь хатынны сыер каратып җәфаламады. М.Мәһдиев. Дүрт көн буена машинаның уң як ишеге җәфалады Җәүдәтне. А.Хәлим

2) Кыйнау, җәзалау, физик газаплау. Кыйнаулар да булды, тик, бик җәфаладылар, дип тә әйтеп булмый. З.Зәйнуллин

3) Рухи яктан интектерү, тынгылык бирмәү, азаплау, аптырату. Урысча сөйләндереп, кешене җәфалый. Ф.Яруллин

Җәфалап алу Бераз, берара, күпмедер дәрәҗәдә җәфалау

Җәфалап бетерү Тәмам газаплап, интектереп, бөтенләй хәлдән тайганчы җәфалау. Андрейны көн саен бер үк төрле сорауларга әллә ничә тапкыр җавап ала-ала җәфалап бетерделәр. Х.Камалов. Теге имче Мәймүнә тавышы. Тагын Хәлимне сихерләргә килгән микәнни? Тагын, өшкереп-төкереп, җәфалап бетерәләр икән... Г.Гыйльманов

Җәфалап йөрү Озак вакыт, еш җәфалау. Икенчедән, печән өстендә эт булып арган абзыйны һәм атны кара төндә җәфалап йөрисем килми иде. А.Хәлим

Җәфалап килү Күптәннән, озак вакыттан бирле җәфалау

Җәфалап тору Һәрвакыт, бертуктаусыз җәфалау

Җәфалап чыгу Ниндидер бер вакыт аралыгында җәфалау; һәрберсе, һәр очракта бер-бер артлы, бертуктаусыз җәфалау. Шундыйрак сораулар мине дә төне буе җәфалап чыкты. Ватаным Татарстан

Җәфалый башлау Җәфаларга керешү. Әмма соңгы вакытта ниндидер сәер хәл җәфалый башлады үзен. Э.Шәрифуллина. Бу газапшундый газаптыр, Карамый яшькә, картка. Җәфалый башлый ул сине. Г.Афзал

Җәфалый бирү Җәфалауны дәвам итү, һаман да җәфалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә