ҖӘФАЛАНУ ф. 1) Михнәт чигү, бәла-казага дучар булу; авыр тормышта яшәү. Безне бу дөньяга шул кайгы, җәфалану өчен генә җибәрдең микәнни?! М.Гали. --- әмма [Хәлил Наильский] артык ваемсыз, пошымсыз, җиңел генә уйлаучан, шуның аркасында ул, бездә адашып калып, үзен дә, япь-яшь хатынын да күпме җәфаланырга, күпме түбәнлекләр кичерергә мәҗбүр итте. Ә.Еники 2) Азаплану, интегү, кыенлык күрү, мәшәкатьләнү. Әгәр, авырып, Сәхиягә укол кадарга туры килсә, медсестралар аның тәненә энә кертә алмыйча җәфаланырлар, мөгаен. Ф.Яруллин. Өч көн дигәндә, мең мәшәкать чигеп, җәфаланып, шактый акча түгеп, малай-кызны, кирәк-яракларны төяп, без дә күченеп куйдык. Җ.Мостафин. Менә хәзер ул [Зөфәр Шәрипович] – үлеп баручы күпме авыруны терелткән кеше – егерме биш битле мескен бер мәкаләгә җан өрә алмыйча җәфалана. Ф.Садриев 3) Золым күрү, изелүгә дучар ителү, азап чигү. Нык изү һәм түзә алмаслык авыр хезмәттә җәфаланган коллар турында тыныч күңел белән язып булмый. Идел Җәфалана башлау Җәфаланырга тотыну. Кызганычка, Гыйлемдар шактый иртә йөрәк сырхавы белән җәфалана башлады. Ә.Еники Җәфаланып бетү Тәмам җәфалану; озак вакыт дәвамында, соң чиккә җитеп җәфа күрү. Бик уңайсыз, бик авыр иде болай утыруы, аяклар оеп, катып бетә, аларны кая сузарга, нишләтергә белмичә йөдәп, җәфаланып бетәсең. Ә.Еники. Тракторчының күңеле тасырдап, тирләп, җәфаланып бетте. Р.Фәизов. Өч айга якын эш эзләп җәфаланып беткәч, Мирсәет Солтангалиев әрмән капиталистлары тарафыннан рус телендә чыгарыла торган «Баку» газетасына килеп юлыга. Р.Мөхәммәдиев Җәфаланып йөрү Озак вакыт җәфалану. 1968 ел, августның соңгы яртысы, ә мин, җәй буе диярлек, яңа квартирга ордер алалмыйча җәфаланып йөрим. Ә.Еники. Юкка җәфаланып йөрисең, бу тирәдә нинди су булсын. З.Фәйзи |