ҖӘФА и. гар. 1) Бәла-каза, михнәт; зур сынау. Аннары, ди әби, Кәшшафетдине, буыны ныгымаган килеш, сугыш җәфасын күтәреште, ә Әмирҗаны үскән чакта муллык килде, каравым әйбәтрәк булды, ди. М.Хуҗин. [Митя] Европаны гизгән, әсир калып, дөнья җәфасының иң авырын татыган җан иде. А.Гыйләҗев. Бу ком иле – ачы хәсрәт иле, кайгы иле, җәфа иле, улым... Р.Батулла

2) Авырлык, кыенлык, мәшәкать. [Мотаһар:] Мең җәфа белән урындыкны эзләп тапты ---. А.Хәлим. Нинди җәфа булсын! Бәлки, миңа шулай рәхәттер? Р.Вәлиев. [Әһлиулла:] Үз җилкәңә үзең артык җәфа аласың лабаса, Габделбәр энем. Б.Камалов

3) күч. Золым, изү; башкалар тарафыннан тудырылган авыр шартлар. Мескен, бичара хатынга --- ерткыч иренең кылган җәзаларына, җәфаларына чыдап, газап чигәргә [туры килә]. Г.Камал. [Ханзадә:] Мин илемә кайтырга тиешмен, җәфада калган халкыма ярдәм итәргә тиешмен! Р.Батулла

4) Кем яисә нәрсәдер тарафыннан тудырылган өстәмә мәшәкать, кыенлык, уңайсыз шарт. Әмма бу тәбәнәк өстәлләрдән күрәсе җәфалар алда булган икән әле. Ә.Еники. Су җәфасын быел җәйдән калдырмыйча хәл итәргә кирәк. Ә.Еники // Рухи халәт белән бәйле кыенлык, уңайсызлык. Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады. Ә.Еники

5) күч. Мәшәкать, авырлык тудыручы кеше, имгәк. – Җәфа! – Кем җәфа? Минме? М.Хуҗин. Сез җәфалар аркасында аталмадым [үрдәкләрне], камышлыкка шылды, каһәрләр. Н.Гыйматдинова. Теге җәфа әллә кайчан сорап йөри иде. Синең теләнче төпчегеңне әйтәм. А.Гыйләҗев

Җәфа кичерү Күп авырлык, кайгы-борчу күрү. Әнә ата-ана күпме җәфа кичерә, ә берсен дә балаларына белгертми бит... Х.Камалов. Җәфа күрсәтү Җәфалау, газаплау, интектерү; артык кырыс, таләпчән булып яисә начар гамәлләр кылып, бәгырьгә тию, борчу. Үксез бала җәфа күрсәтмәс, дип, кем әйтә ала?! Сөембикә. Җәфа күрү к. җәфа кичерү. Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. Г.Тукай. Җәфа салу к. җәфа күрсәтү. Нурулла исемле бу адәм әшәке кулы белән бөтен тирә-якка җәфа салып торган. М.Мәһдиев. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге барча җанварларга да үзенең җәфасын сала. Кызыклар дөньясында. Җәфа чигү к. җәфа кичерү. Төнге дежурларга күп йөргәч, йокы ритмы бозыла, йокысызлык белән җәфа чигәм. З.Садыйков. Идрисов элек үзенең русчасыз җәфа чигүен исенә төшерде дә егетләрне артык газапламады, әкренләп сугыш өйрәтер әле, диде. Х.Камалов. Халык ярлылыктан җәфа чиккән. Ф.Гарипова. Җәфа чиктерү Кемне дә булса физик яки рухи авырлыкка, кайгы-борчуларга дучар итү, җәфалау. Халык җыенының карары шундый булды: «хатын-кыз» дип кызганмадылар, чөнки болар Кылык кешеләренә гомер буе җәфа чиктереп яшәгән нәселләрнең берсе иде. М.Хуҗин. Ул исерек ир Мәрьямне гомер буе җәфа чиктергән. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә