ҖӘҮҺӘРЧЕЛЕК и. 1) Асылташлар һәм кыйммәтле металларны эшкәртеп, затлы бизәнү әйберләре эшләүгә бәйле шөгыль; зәргәрлек эше, ювелирлык һөнәре. Китапханәләр яна, мәчетләр җимерелә, көмешчелек, җәүһәрчелек корый... Р.Батулла 2) Шундый әйберләр белән сату итү эше |