ҖӘҮҺӘРЛӘ’Ү ф. Берәр әйберне кыйммәтле асылташлар, җәүһәрләр белән бизәү, зиннәтләү. Кирәк дисәң, тешеңне дә җәүһәрлиләр безнең заманда. Мәдәни җомга

Җәүһәрләп бетерү Тәмам җәүһәрләү, күп төрле җәүһәрләр белән бизәү

Җәүһәрләп җибәрү Бераз җәүһәрләү

Җәүһәрләп тору Сөйләү моментында, әле, хәзер җәүһәрләү

Җәүһәрләп чыгу Барысын да җәүһәрләү

Җәүһәрли башлау Җәүһәрләү эшенә керешү

Җәүһәрли төшү Тагы да бераз җәүһәрләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә