ҖӘҮҺӘР и. гар. 1. 1) Затлы ташларның (энҗе, зөбәрҗәт, алмаз, якут, фирүзә) гомуми атамасы; асылташ; гәүһәр. Җәүһәр җирдә ятмас. Мәкаль. Җәүһәр-якутларга тиңдәш вөҗүд Иелеп алмас бакыр тиенне. Б.Рәхимова. Ул кешеләр алтын-көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда ял итәләр. Коръән тәфсире

2) күч. Халык тарафыннан яратып кабул ителгән, югары бәяләнгән әдәбият һәм сәнгать әсәре. Армый-талмый укыды, армый-талмый, пианино уйнады Рөстәм: дөньяның музыка җәүһәрләрен белеп калырга, гомерлеккә күңеленә сеңдерергә кирәк иде. Г.Ахунов. Халык иҗаты җәүһәрләренең асыллары әле җыйналмаган, дәреслек китапларында урын ала алмаган. А.Гыйләҗев. Габдулла Тукайдан башлап, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Хөсни һәм башкаларның әсәрләренең һәркайсы дөньякүләм җәүһәр булырдай. Мәдәни җомга

3) күч. Оста эшләнгән, затлы, зиннәтле әйбер. Татарстан кул эшләре палатасы Республикада яшәүчеләрнең милли бизәкләр төшереп эшләнгән җәүһәрләрен тәкъдим итте. Мәдәни җомга

4) күч. Нәрсәнең дә булса иң затлы, камил үрнәге. Автор Марат Әмирханов телебез җәүһәрләреннән мул файдалана. М.Әхмәтҗанов. Аның шигырьләре тел җәүһәрләреннән үрелгән асыл муенсага тиң иде. М.Маликова. Театр – дәүләт эчендә дәүләт, милли җәүһәрләрне җыйган сандык. Сәхнә

5) күч. Кадерле, изге нәрсә; йөрәк, күңел сере. Аның да күз карашын, яшереп хыялымда, Җәүһәр итеп саклый алмадым. Һ.Такташ. Сөйләрмен, колынкаем, сиңа сөйләрмен. Күңелем җәүһәрләрен тагы кемгә таратыйм да, тагы кемгә мирас итеп бирим?! Г.Якупова

6) күч. Бар яктан да килгән; ихтирамга ия, хөрмәткә лаек кеше. Авылның гүзәле, җәүһәре, авылның киләчәге иде бу кыз. Р.Фәизов

7) күч. Асылташлар кебек җемелдәгән, ялтыраган нәрсә. Кыз ак тешләренең җәүһәре белән тирә-юньне яктыртып көлде. А.Хәлим

2. с. мәгъ. Асылташлардан эшләнгән. Юлга чыксаң, юлдаш ал, яныңа җәүһәр таш сал. Мәкаль. Хан Алтынчәчкә бик кыйммәтле җәүһәр муенса кидерә. М.Җәлил

Җәүһәр бөртеге Берәр кешенең яисә әйбернең затлы, кыйммәтле, кадерле булуын ассызыклап әйтелә. Кем багар да кем бәһаләр асыл җәүһәр бөртеген? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә