ҖӘҮЗА и. гар. иск. 1) астр. Зодиак поясына туры килә торган йолдызлык һәм шул йолдызлыкның тамгасы; игезәкләр 2) Кояш календаре буенча унике айдан торган йолдызлыкның өченче ае исеме (21 майдан 23 июньгә кадәр); игезәкләр. Кавәс тумый – кыш булмый, җәүзә тумый – җәй булмый. Мәкаль. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүзә ---» дип, гарәби исемнәр кулланалар. Ш.Мәрҗани 3) диал. Май аенда әзерләнгән иң сыйфатлы ак май; эретелгән май, сары май. Җәүзә кушып, камыр басу |