ҖӘТМӘ и. диал. 1. 1) Тишекле-тишекле, челтәрсыман материал. Вак тишекле тимер җәтмәдән капчык ясадым да, рәсем пумаласы һәм кечкенә шешә белән буяу алып, урманга киттем. З.Фәйзи. Җәтмәне беркетү өчен, аның өске һәм аскы кырыйларына резинка үткәрәләр. Файдалы киңәшләр. Аны [битлекне] кара челтәр тукымадан яки буяуга манган марлядан ясарга мөмкин. Нәзек кыл җәтмәдән ясасаң, тагын да яхшырак. Файдалы киңәшләр

2) Балык тоту, кош-корт яисә башка җәнлекләрне аулау өчен үреп ясалган тозак; ау коралы. Ә инде, азрак буш вакытлары булса, озын җәтмә белән --- Ука елгасыннан балык сөзәләр ---. З.Зәйнуллин. Ходайбирде көндәгечә, кулына күбәләк аулый торган җәтмә тотып, түбән төште, йортны әйләнеп, бәләкәй күлчек янына килде. Ф.Шәфигуллин. Үтсә унбиш-егерме минут үткәндер, Фарсил әйләнеп килеп җитте. Карасалар – кулындагы җәтмәдә, бөгәрләнеп, елан ята! З.Фәйзи

3) Азык-төлек салу өчен, нечкә баудан үреп эшләнгән хуҗалык сумкасы; сетка. Мин бәләкәй чакта, шәһәр хатыннары көзге һәм пудра сыя торган ридикюль генә тотып йөриләр иде. Сугыштан соң – җәтмә, соңрак хуҗалык сумкасы өстәлде. М.Юныс. Кулында гел ике-өч гәзит салынган сеткасы, үзе әйтмешли, «җәтмә»се булыр. М.Госманов. Ике ипи салынган җәтмәсен күтәреп кайтып килә әнә бабай... Казан утлары

4) Ачык һавада ял итү, ятып тору, йоклау өчен, баудан үрелеп эшләнгән челтәрсыман махсус ятак; гамак. Ике карт агачның урталарына гамак (ятыла торган селкенмәле җәтмә) бәйләп куелган. Ф.Әмирхан

5) Корбаннарын эләктерү өчен, үрмәкүч корган тозак. Җәтмәне үрмәкүч үзе үрә, ә төзелеш материалы булган сыекча исә үрмәкүчнең эчендә ясала; бу сыекча, тышкы якка чыккач, катып китә, һәм ябышкак пәрәвез җепләре барлыкка килә. Ф.Бәйрәмова. Үрмәкүч җәтмәсенә эләккән чебенне кызганып куйды Илдар. Ялкын

6) күч. Һавада күз күремен кыенлаштыручы элпә, аралык. Тәгәрмәч каплавычы астыннан пошкырып чыккан бу җәтмәсе астына ышыкланып, түгәрәк утлар уйныйлар. К.Нәҗми. Томан җәтмәсе күз күремен шактый кыенлаштырган иде. Казан утлары

7) күч. Кешеләрне буйсындыру яисә алардан файдалану максатыннан корылган хәйлә, тозак. Ләкин кем җәтмәсенә эләгүен егет, бичара, бер дә аңламаган икән шул. Ә.Еники. Тагын кемнәрне үз җәтмәңә төшерә алдың? Г.Ахунов. --- Мансурны вәсвәсәле уйларга этәрә, һәм ул Рәшидә чибәрнең җәтмәсенә эләгүен сизми дә кала. С.Шәрипов

2. с. мәгъ. Тишекле-тишекле, челтәрсыман. Атнабай аңа җәтмә сумка белән берничә төрле компот, консерв, папирос китергән. Г.Ахунов

Җәтмә кору Берәр кешегә карата начар уй белән хәйлә кору, эш-гамәлләренә тоткарлык ясау. Моның өчен иблиснең үзе булырга да, теләсәң нинди җәтмәләр корырга да ярый. Ә.Еники. Игътибар белән тирә-юнегезгә карагыз әле – бу тормышта кешене адаштыру, һәлак итү өчен, атлаган саен җәтмәләр корылган. Ф.Бәйрәмова. Җәтмә салу к. җәтмә кору. МГБ да йоклап ятмаган, агент арты агент җибәреп, уй сукмакларына җәтмә арты җәтмә салган. А.Гыйләҗев. Җәтмәне исә, аны эзләп, милиция хезмәткәрләре сала. Мәдәни жомга. Җәтмә үрү к. җәтмә кору. Сез Сөләймановны тыңлап кына карагыз! Ничек оста итеп үрә бит ул үзенең җәтмәсен, бер дә сикереп сукмый, ерактан сак кына уратып китерә. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә