ҖӘТ-ҖӘТ рәв. сөйл. Үтә тиз, бик җитез, зур җитезлек белән. [Зәкия] Зәңгәрсу төстәге нечкә билле күлмәктән, җиңелчә ак туфлидән җәт-җәт атлый. Г.Ахунов. Шул мәлдә Тимерхан абыйсы, үзе дә җир «авызына» кереп баруын сизеп, аякларын җәт-җәт тартып алды. В.Нуриев |