ҖӘСӘД и. гар. иск. 1) Үлгән кешенең гәүдәсе, мәет. «Без китәбез, сез каласыз!» дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Г.Тукай. Үлекләрнең җәсәде җиргә иңдерелә ләбаса! Н.Гыйматдинова. Борһан бабайның җәсәден зиратка тикле егетләр күтәреп алып килде. Г.Ахунов

2) иск. кит. Гәүдә, тән. Ул вакытта минем җәсәдемне уй-фикер түгел, шашкан буталчык хисләр дулкыны йөрткәндер. А.Гыйләҗев. --- нәфрәтең дә дәвамлы булмый, иблис котырыгы инде бөтен җаныңны, җәсәдеңне яулап ала, яман чир кебек, метастазалары бөтен әгъзаларыңа тарала. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә