ҖӘРИДӘ и. гар. 1) тар. Электә: салым җыючыларның салым салынырга тиешле җир мәйданын яза торган дәфтәре

2) иск. Газета. Өч җәридә шәп, диләр: «Йолдыз» вә «Әльислах», «Вакыт». Г.Тукай. Соң, алай булса, башка милләтләр ничек укырга вакыт табалар, алар да сезнең кеби дөнья көтәләр, кәсеп итәләр, ләкин сезнең кеби, вакытым юк, дип тормыйлар, хәтта арбачыларына кадәр, вакыт табып, җәридәләр укыйлар, дөньядан хәбәрдар булып торалар. М.Гафури. Чөнки бу могътәбәр җәридә үз телемездә чыккан нәшрият әдәбиятның юлбашчысыдыр. Р.Фәхреддин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә