ҖӘРӘХӘТЛЕ с. 1. 1) Җәрәхәте, ярасы булган. Оркестр марш уйнап җибәрү белән, яралы матрослар, хәлдән таеп арыган кызылгвардеецлар, җәрәхәтле тәннәренең сызлаганын онытып, атакага кузгалалар. М.Юныс. Илсөяр аның җәрәхәтле аягына карап, кызганып куйды. Г.Гобәй. Башы җәрәхәтле сабый үкереп елый, ә мин нишләргә дә белмим. К.Латыйп 2) күч. Күңелдә, җанда, йөрәктә кайгы-хәсрәт, сагыш-борчу булган. Уйна, назлы җилкәй! Күпме газаплар кичергән ике хатынның җәрәхәтле җаннарын иркәлә! М.Хуҗин. Бу уй аның җәрәхәтле йөрәген җылы дулкын булып тибрәндереп узды. М.Хәсәнов. Гомер буе әрнер өчен, төнге һавада атылган йолдыз кебек, моңлы бер сәхифә генә мәңге җәрәхәтле күңелендә сызылып калыр микәнни? Ш.Шәйдуллин 3) күч. Йөрәкне әрнетә, күңелгә үтеп керә, ачуны китерә торган. Чираттагыларның, үзенә таба борылып, пышым-пышым серләшүләрен, сүз ара: мескен, уңмады, үз башына икән, ире дә бәхетсез инде дигән җан әрнеткеч җәрәхәтле сүзләр ишеттерүен күтәрә алмады Әхмәт. К.Кәримов 2. и. мәгъ. Яраланган, җәрәхәт алган кеше. Җәрәхәтлеләрнең ыңгырашканы ишетелә. Ш.Усманов |