ҖӘРӘХӘТЛӘ’Ү ф. 1) Тәнне яки берәр төрле әгъзаны яралау, җәрәхәт ясау, зарарлау. Әмма мин, ир булам дип, чак кына гүргә кермәдем: чаңгы шуганда, текә ярдан сикереп, сул аякны нык кына җәрәхәтләдем. К.Латыйп. Артык озын үскән тырнак һәрвакыт сынып тора һәм кул тиресен җәрәхәтли. Биология. Ташның бер ярчыгы әтине җәрәхәтли. Сөембикә 2) күч. Кешенең күңелен, йөрәген авыр газапларга, кайгы-борчуларга дучар итү. Өчпочмаклы, кара кайгылы хатлар авыл кешеләренең җанын бик күп җәрәхәтләде. Г.Ахунов. Һаҗәргә булган өметсез мәхәббәтне әйтеп тормыйм, чөнки мин (гәрчә мәхәббәт газабы кешенең җанын бик җәрәхәтләсә дә) аңа күпмедер дәрәҗәдә ияләшкән идем инде. Ә.Еники 3) күч. Җимерү, хәрабә хәленә китерү, зыян итү. Шушы гүзәл иртәдә, җирне җәрәхәтләп, кешеләрне кырып, сугыш белән килү түгел, бу хакта уйлау гына да зур җинаять тоела. Ш.Рәкыйпов Җәрәхәтләп бетерү Бик күп һәм авыр җәрәхәтләр ясау. Ә иртәсен, ямый-ямый яңа тунымны, Инә белән чәнчеп, канга батырып, Җәрәхәтләп беттем кулымны! Һ.Такташ. Авыр еллар минем күңелемне телгәләп, җәрәхәтләп бетерделәр. Э.Яһудин Җәрәхәтләп җибәрү Бераз, берникадәр җәрәхәтләү Җәрәхәтләп кую Җәрәхәтләнгән хәлгә китерү Җәрәхәтләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм җәрәхәтләү Җәрәхәтли бирү Җәрәхәтләвен дәвам итү, һаман да җәрәхәтләү. Түшәмнән яңгыр тама: леп-леп, леп-леп. Матур гына тамчылар. Үзләре, тамган саен, йөрәкне тишкәли, җәрәхәтли бирәләр. Ә.Баян Җәрәхәтли төшү Тагы да ныграк җәрәхәтләү |