ҖӘРӘХӘТЛӘНҮЧӘН с. 1) Тиз җәрәхәтләнә торган. Кайбер кешеләрнең тиресе җәрәхәтләнүчән була 2) күч. Күңеленә авыр ала, тиз үпкәли торган, үпкәчел. Аларның күбесе – шигъри җанлы, нечкә күңелле, интеллектуаль һәм эмоциональ табигатьле хис кешеләре, шул ук вакытта артык кызу канлы, тиз җәрәхәтләнүчән, импульсив геройлар. Ф.Миңнуллин. Олыгайган саен, кешенең күңеле нечкәрә, чәрексезләнә, тиз җәрәхәтләнүчән була, диләр. М.Маликова |