ҖӘРӘХӘТЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. җәрәхәтләү 2) Җәрәхәт алу. Фронтны күреп, җәрәхәтләнеп, госпиталь аша үткән солдатлар гына торышларын үзгәртмәделәр. З.Зәйнуллин. Зөлфәтемнең хаты-хәбәре юк, башлары вәйран булды микән балакаемның, әллә җәрәхәтләнеп, хат язарлык та хәле юк микән? Т.Мөбарәков 3) Билгеле бер әгъзада яисә органда яра, җәрәхәт барлыкка килү. --- Дмитровск шәһәрен алдык. Кабыргам җәрәхәтләнде. З.Зәйнуллин. Бармак җәрәхәтләнү генә димәссең, авыртуына һич түзеп булмый. Сөембикә 4) күч. Күңелдә, җанда зур борчу, кайгы-хәсрәт булу. Китек күңел җәһәт җәрәхәтләнә шул! Б.Камалов. Аның күңеле сизгер, тиз җәрәхәтләнә, җылыга туймый. Х.Хөснуллин 5) күч. Җирнең яргаланып, чокырланып бетүе. Сугыштан калган эзләр бу. Җимерек йортлар, җәрәхәтләнгән җир, каберлекләр. М.Юныс 6) күч. сир. Берәр нәрсә ватылу, җимерелү; бөтенлеген югалту. Хатыны Җомабикә абыстай, --- җәрәхәтләнгән савыт-сабаларын жыйнап, кухняга чыгып китте. Ш.Мөхәммәдев Җәрәхәтләнеп бетү Төрле җире, тәмам, бик нык җәрәхәтләнү. Ул Зөбәйдәне танып алды, җәрәхәтләнеп беткән беләген кысып тоткан кулының җәдәч бармагын чак-чак кына кыймылдатып, кызны үзенә чакырды. М.Шаһимәрдән. Өстәвенә, Хәдичәнең өс-башы, ертылып, тузанга, туфракка буялган; куллары, бите, аяклары җәрәхәтләнеп беткән иде. А.Расих. Бөтен гәүдәсе җәрәхәтләнеп беткән, тәнендә җан әсәре калмаган патриот комсомолецны, үлгәнгә санап, мәетләр чокырына ыргыталар. Ш.Мостафин Җәрәхәтләнеп калу Нинди дә булса сәбәп, вакыйгадан соң җәрәхәтләнгән хәлгә килү. Кунарга урын табылыр, әмма китек күңел тагын да җәрәхәтләнеп калыр... Ә.Моталлапов |