ҖӘРӘХӘТ и. гар. 1) Тәннең яки эчке бер әгъзаның зарарланган урыны; тәндәге яра. Георгий Фёдорович – сугыш күргән кеше, дөньяны миңа караганда күп элегрәк таныган, яраланган, маңгай читендә җәрәхәте зәңгәрләнеп тора. А.Гыйләҗев. Маңгай дисеңме, күз-колак тирәләрен әйтәсеңме – һәммә җирендә җәрәхәт иде. Р.Ишморат. Җәмилнең, шулай да була икән, ике елдан артык ут эчендә йөреп, бер генә җәрәхәте дә юк иде. Г.Якупова

2) күч. Күңелдәге сызлану, борчу-сагыш, рухи газап; берәр кайгы яисә авыр кичерешнең күңелне әрнетеп торуы. Борынгылар, сагыш җәрәхәтеннән бәндә баласы савыга алмый икән, дия торган булганнар. М.Хәсәнов. Абый-энекәшләрне, якын дусларны югалту да, күңелдә җәрәхәт калдырып, күңелне озак елларга телгәли икән. Н.Гариф. «Вакыт» дигәнең әллә нинди хәлләрне дә рәткә кертеп куя, авыр күңел җәрәхәтләрен дә төзәтә ул. Р.Фәизов

3) күч. Кыр-басуларның яргалануы; җир өстендәге яра җөенә охшаган эзләр. Басу йөзендә, төзәлмәс җәрәхәтләр булып, әрлән балчык сырлары сузылып китә, тегендә дә, монда да шыксыз шадралар ишәя бара... Э.Касыймов. Җир җәрәхәте, озак еллар төзәлмичә, сыкранып, хәйран ята икән. М.Юныс

4) күч. Нинди дә булса өслекнең кырылган, сызгаланган, тырналган урыны. Өстәл читен эт кимергән диярсең – буеннан-буена теш эзләренә охшаш җәрәхәт сузылып киткән. Сыра бөкесен ачудан барлыкка килгән җәрәхәтләр бу. М.Юныс

Җәрәхәт алу Берәр вакыйга, күңелсез хәлдән соң күңелдә ачыну хисе уяну, рәнҗү. Җәрәхәт ачылу Онытыла башлаган, үткәндәге аянычлы вакыйгалар кабат хәтердә яңару, аларны искә төшерерлек этәргеч ясалу. Җәрәхәт җөе Үткәндәге аянычлы вакыйгаларны искә төшереп торган борчу, ачыну хисе Җәрәхәткә тоз басу к. җәрәхәткә тоз сибү. Җәрәхәткә тоз салу к. җәрәхәткә тоз сибү. Җәрәхәткә тоз сибү Кеше күңелендәге авыр җәрәхәтне, газап-борчуларны кузгату, аның кайгысын исенә төшереп, күңелен әрнетү, ярасына тоз сибү. Инде онытылып бара дигәндә генә, тиздән, аны кабат ачтылар, ачтылар да җәрәхәтенә, учлап-учлап, тоз сиптеләр. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә