ҖӘПТӘШ I с. диал. 1) Эшне бик оста, җитез башкара торган, өлгер, булдыклы, сәләтле. Ләкин ул барыннан да бигрәк эшкә җәптәш, эшкә уңган иде. Н.Фәттах. Кулы эш белде, шөгыльгә җәптәш булды. Н.Хәсәнов

2) Нинди дә булса берәр эш-гамәлгә, һөнәргә оста, маһир, һәвәс. Бу куллар балта-пычкы тотарга да бик җәптәш булып чыкты. Р.Төхфәтуллин. Сүзгә җәптәш кеше. Укуга җәптәш малай. Музыкага җәптәш кыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә