ҖӘПЛЕ с. диал. 1) Япьләргә аерылган, япьләре булган. Дөресрәге – аның өч җәпле бәләкәй пәкесе бар иде, тик ул пәке берәү генә иде шул. Г.Ахунов. --- Вәсилә балдыз – җылы башмаклар, Нурия кодача – бүре бүрек, Хашия кодача унҗиде җәпле пәке алып килгән. Ф.Шәфигуллин. Өч җәпле ботак арасына корылган ояга җиткәч, эшен бетереп, шуып та төште [Вагыйзь]. Ә.Гаффар

2) Япь сыман аерылып торган кисәкләре, өлешләре, аерчалары булган, тармакланып торган. Миңа таба пальма буйлап елан шуып килә. Ике җәпле агулы тел маңгаема килеп тия язган. М.Юныс. Әйтик, җәй азакларында, спиннинг тотып, Идел өстенә чыксаң, җәпле кармагың янына, ялтыравык урынына, муштугыңны яки трубкаңны бәйләп сал, чуртан барыбер каба. М.Әмир

Җәпле сәнәк сөйл. Язу танымаган, үзенең исемен яза белмәгән грамотасыз кешенең сәнәккә охшаган кул тамгасы; имза. [Бамбыр:] Ничә тапкырлар әйткәнем бар сиңа, энем, шул язган киягазеңнең өске өлешенә җәпле сәнәк төшереп куй, диеп. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә