ҖӘПЛӘКӘЛЕ с. 1. 1) диал. Япьләре булган. Һәр шалашка озын саплары ялтыраганчы шомартылган өч җәпләкәле агач сәнәкләр сөяп куелган. Р.Фәизов 2) Тармакланып киткән; япьләргә аерылып торган. Берәүләр аның җәпләкәле кул белән ничек итеп ашаганын карарга, икенчеләр сугыш турындагы хикәяләрен тыңларга киләләр иде. М.Мәһдиев 3) күч. Берничә тармакка бүленгән. Җәпләкәле юл чаты 4) күч. Күпләп, артык көч куймыйча гына, җиңел табыла торган, тармаклы-тармаклы. Синең күңелеңне анда эш түгел, җәпләкәле тиеннәр өмете тарткан икән. Р.Төхфәтуллин 2. рәв. мәгъ. Берничә тармакка бүленеп, тармакларга аерылып. Тик менә мәктәптән чыккач инде, безнең юллар, текә җәпләкәле булып, як-якка аерылды. Р.Фәизов |