ҖӘПЛӘКӘ и. 1. 1) диал. к. җәп I. Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат. Мәкаль. Һөҗүмгә ташланып кешеләр түгәрәге өстенә сикергән җанвар һавада ук сәнәк җәпләкәләренә эләгә, яраланып яисә куркып, качу ягын карый. Р.Фәизов. Мәгыйзь күреп алды: Рәхмәтнең уң кулында уртадан ике бармак юк, җәпләкә булып калган, аны кырык икедә үк кайткан дигәннәр иде шул. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Берничә ябе булган, япьле сыман аерылып торган. Җәпләкә агач. Җәпләкә койрык |