ҖӘП I и. диал. 1) Берничә аерчалы, очы тармакланып торган әйберләрнең (мәс., сәнәк, чәнечке, циркуль һ.б.) бер аерчасы. [Гайфулла] Печәнне өч җәпле агач сәнәк белән алагаемга күтәреп, сәндерәгә томыра башлады. Ф.Яруллин. --- тере килеш җәп белән тотып, авызлык кигезеп, танавын каеш белән бәйләп, ат сыртына салганда, еш очраша иде аучы Котлый белән бүре күзләре. Р.Батулла 2) Агачның ике яки берничә ботакка аерылып киткән өлеше, ботак аермасы һәм шулай аерылып киткән һәр ботак 3) Болан, пошиның агач ботаклары кебек тармакланып киткән мөгезе һәм аның һәр тармагы. Боланның яшен мөгез җәпләренә карап билгелиләр 4) Елан теле яки карлыгач койрыгының бер аерчасы 5) күч. Бергә берләштереп сузылып киткән әйберләрнең берсе, бер тармагы. Трубаның бер җәбен яшелчә бакчасына сузабыз. Ф.Шәфигуллин. Булгач-булгач, мулдан булсын, өч җәптән катыр җебен, май эчендә йөрсен әле егетнең кулы. Р.Төхфәтуллин |