ҖӘННӘТЛЕ с. Җәннәткә керергә лаеклы булган, җәннәт әһеле булырдай. Хәдичә түти! Үзем күптән җәннәтле, күршеләрне кайгыртам дигәндәй, ир белән хатын арасына килеп кысылмасаң, эшең беттемени? Г.Бәширов. Син [Раббыбыз] берәүне дөньяда явызлыктан саклап та, ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олуг изге теләккә ирешмәктер. Коръән тәфсире |