ҖӘННӘТ и. гар. дини 1) Фани дөньяда гөнаһлы гамәл кылмаган, ислам дине кануннарын чын күңеленнән үтәгән хак мөселманнар өчен бакый дөньяда вәгъдә ителгән рәхәт тормыш, оҗмах. Урыны җәннәттә булсын татарның. А.Гыйләҗев. Безгә – Җир йөзенә сынау өчен, җәннәткә әзерләнер өчен генә җибәрелгән бәндәләргә – бары тик Үзенең кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу гына кирәк. Татар мөселман календаре. Бу ай – Котылу ае – бозыклыклардан тыелып, җәннәт насыйп иткән ай, Аллаһы Тәгаләнең ут газабыннан коткара торган ае. Сөембикә 2) күч. Бәхет һәм ләззәт дөньясы, рәхәт тормыш. Ләкин сезнең хәл – җәннәт, минеке белән чагыштырганда... Җәннәт кенә дә түгел – рай. И.Гази. --- Әгъләм бай узып киткән чакларда, якын-тирә авыллардагы ярлы-ябагай күзләрен ут яндырып карап кала һәм, авыр көрсенеп: «Менә, ичмасам, кешеләр дөньяның җәннәтендә яши!» – дип, үзара сөйләшә. Г.Ахунов. Җәннәт эзләп авылдан китүче яшьләр саны арта бара. Ф.Садриев 3) күч. Рәхәт яшәү өчен бөтен мөмкинлекләре булган җир, урын. Әле ун гына минут элек мин җәннәтне күзәтеп йөри идем. М.Юныс. Үземнең дә танышларым, җәннәтне күрәсең инде, дип озатып калган иде сәфәр чыкканда. Р.Минһаҗ. «Өебезгә» түгел – «өйләренә!» Йөрәгенә килеп тигән бу сүзне ишеткәч, апалары җәннәтенә әле һаман ияләшеп җитә алмый икән дип, Асылбикә үз кызын чын күңеленнән тагын бер мәртәбә жәлләп куйды. Р.Вәлиев 4) күч. Кешенең үзе өчен кадерле булган тирәлеге, үз почмагы, өе; булган тормышыннан канәгатьлек. Кыскасы, Аллага табынгандай табынып йөргән, минем өчен иң чибәр, иң акыллы, иң гүзәл һәм иң кадерле булган, җанымнан якын күргән сөекле кешем шуны эшләгәч, егерме ел корган җәннәтем күз ачып йомганчы җил-давыл булып очкач, зиһеннәрем таралып, башым уйламас булды. Г.Мөхәммәтшин. Иске генә, кечкенә генә өем – үзем өчен җәннәт минем. Мәдәни җомга. --- үзенә күрә бер җәннәт булган гаилә ояларының тәмен-тозын җибәреп, яшәп булмаслык шыксыз йорт хәленә, җәһәннәм хәленә китергән күпсанлы гафил яшь хатыннар --- үз хозурларына кайтсалар иде! Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы 5) күч. Җанга һәм тәнгә ял, дәва бирә торган рәхәтлек. Мунчасы – җәннәтнең үзе. Ф.Садриев. Их, ерак сәфәрләрдән соң тузанга батып, тирләп-пешеп, алҗып, сагынып кайткач, үз мунчаңның кап-кайнар ләүкәсенә сузылып ятулары – җәннәт, валлаһикаем! Р.Батулла 6) күч. Бик матур җир. Бөтен җирне матур җәннәт ясарбыз. Калырбыз мәңгелеккә шунда торырга. М.Җәлил. Табигатьнең кеше кулы тидерелмичә саклана торган бу искиткеч матур урыны – кошлар һәм балыклар өчен җәннәт. А.Муранов. Гөлләргә күмелеп утырган бакчаң – җәннәтнең үзе. Мәдәни җомга ◊ Җәннәт алмасы дини 1) Җәннәт бакчасында үсә торган агачның җимеше. Аннан: «Син соң үзеңнең алма икәнеңне беләсеңме?» – дип сорый да: «Синең исемең Төфахелҗинан – «җәннәт алмасы» дигән сүз бит», – дип, миңа аңлата иде. З.Рәсүлева; 2) к. җәннәт җимеше. Җәннәт әһеле дини Җәннәткә ирешүче, җәннәткә керергә лаеклы кеше. Инсанның иманы камилләшеп өлгерсә, үссә, ул инсан җәннәт әһеле булыр. Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы. Ул җәннәт әһелләре, бер-берсенә каршы килеп, бу бөек дәрәҗәгә ни сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар. Коръән тәфсире. Җәннәт бакчасы 1) дини Җәннәтнең аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган һәм күптөрле татлы җимешләр үсә торган урыны. Аның да фәрештәгә әвереләсе, җәннәт бакчаларындагы җимешләрдән авыз итәсе килде. А.Хәлим. --- авыруның хәлен белергә баручы – җәннәт бакчасында йөрүче ---. Татар мөселман календаре. Бу [намазлыкның купшы чәчәк бәйләмнәре рәсемнәре белән тулыландырылуы] намаз укучы игътибарын башка нәрсәгә юнәлтмичә, үзен җәннәт бакчасында йөргән дип хис итү өчен эшләнелгән. Идел; 2) Рәхәт, мул, матур тормыш. [Закирҗанның] Җәннәт бакчасына тиң дөньяда яшәп тә, аның кадерен белмәвенә, шундый гүзәл тормышта алтындай елларын әрәмгә үткәрүенә ачуы килде. М.Кәбиров. Җәннәт җимеше 1) дини Җәннәт бакчаларында үсә торган җиләк-җимеш. Оҗмах бакчаларындагы алма-хөрмә, җәннәт җимешләреннән авыз итеп ята инде бу оҗмах кошы!.. А.Хәлим; 2) Үз тирәлегендә үсмәгән, чит-ят илләрдән килгән татлы, тәмле җимеш. Хөрмә – оҗмах, җәннәт җимеше. Мәдәни җомга. Ул җәннәтнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр. Коръән тәфсире. Җәннәт ишеге 1) дини Җәннәт капкасы; 2) Җәннәткә керү мөмкинлеге. Рамазан ае җитү белән, бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр ---. Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы. Җәннәт капкалары ачылу Төрле комачаулар, тоткарлыклар юкка чыгып, яңа мөмкинлекләр барлыкка килү. Нурҗиһан өчен җәннәт капкалары ачылгандай булды. М.Маликова. Җәннәткә ирешү дини Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, оҗмахка керү, җәннәтле булу. Җирдәге шушы газаплар аша, бәлки, халык иманга, тәүбәгә килер, ахирәт көнендә җәннәтләргә ирешер. Ф.Бәйрәмова. Җәннәт күрдеңме әллә? Сәбәпсезгә, тик торганда яисә кинәт кенә үзалдына көлеп куйган кешегә карата әйтелә. Җәннәт нигъмәте 1) дини Җәннәттәге мул ризык, сый-хөрмәт; 2) Җәннәт рәхәтлеге. Гомере буе игелекләр эшләп, намусына тап төшерми яшәгән һәм дин юлыннан тайпылмаган адәм баласы, фани дөнья белән хушлашканда ук, җәннәт нигъмәтләрен татып карый, дип әйтүләре дөрес икән... Ватаным Татарстан. Әгәр бер кеше дөньяда вакытта сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр, --- Коръән күрсәткән юлдан бармаса, ахирәттә, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып, җәһәннәм газабыннан котылырга юл тапмас ---. Коръән тәфсире; 3) к. җәннәт сые. Җәннәт сые Тәмле һәм мул ризык. «Кайнар аш», «куе чәй» дигәнең җәннәт сые, фантазия иде. Б.Камалов. Аша, эч – алдыңда җәннәт сые, аннан тулы корсакка ят, йокла, хет тәүлек буе! Н.Хикмәт. Җәннәт фәрештәсе 1) дини Фәрештә; 2) Әйбәт, чиста күңелле һәм бер гаебе, бер кимчелеге булмаган идеаль кеше. Бу минутларда Мәрьям чиксез матур, офык артыннан күтәрелгән кояш аның йөзен алсу нурга күмгән, ул гүя әкият кызы, ул гүя җәннәт фәрештәсе, ул Шәүкәтне әйтеп бетергесез дулкынландыра иде... Г.Ахунов. Җәннәт хәяты 1) дини Җәннәт тормышы. Аллаһ ризалыгына ирешкән кешеләр дөньяда рәхәт вә хозур эчендә яшәрләр, ахирәттә дә җәннәт хәятына ирешерләр. Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы; 2) Җәннәттәге кебек рәхәт тормыш. Гүзәл әхлаклы кеше дөньяда да эше белән, дуслары белән, гаиләсе белән, туганнары белән җәннәт хәятында яшәр. Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы; Җәннәт хуры 1) дини Оҗмахтагы хур кызы; 2) Чибәр, гүзәл кыз. Борыннарын чөйгән кызларның [сүзләреннән] --- «син безгә тиң түгел, чөнки без – җәннәт хурлары!» – дигән мәгънә аңлашыла иде. Р.Батулла |