ҖӘНЛЕКЧЕЛЕК и. 1) Җәнлек асраучылык, җәнлек үрчетү һәм аларны аулау шөгыле. Болгар-татарларда җәнлекчелек элек-электән үк төп шөгыльләрнең берсе булган – безгә әллә нәрсә уйлап чыгарасы юк, җиң сызганып эшлисе дә эшлисе. Сөембикә 2) Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалык тармагы. Моннан берничә ел элек --- «Җәнлекчелек» павильонында безнең борын-борыннан атаклы Баргуза кеш тиреләре Алтын медаль белән бүләкләнгәннән соң була ул хәл. М.Хәсәнов. Бүгенге көндә җәнлекчелектә эшләр бик үк мактанырлык түгел әле. Казан утлары. Барлык җитәкчеләр дә җәнлекчелек хуҗалыгының эшчәнлегеннән һәм андагы үзгәрешләрдән канәгать калды булса кирәк. Ватаным Татарстан |