ҖӘНЛЕК-ҖАНВАР җый и. төрки-фар. Табигатьтә яши торган барлык төр кыргый хайваннарның гомуми атамасы. Аларның һәр аткан ядрәләре, могҗиза булып, кош-кортка, я җәнлек-җанварга тисә – ул чагында Җир шарында бер кош та һәм җәнлек тә калмаячагын беләсезме? Г.Мөхәммәтшин. Тирә-яктагы кош-корт, җәнлек-җанвар качып бетте. Р.Батулла. Алар [рәссамнар] кошларны, җәнлек-җанварларны сурәткә иңдергән. Мәдәни җомга |