ҖӘНЛЕК и. 1) Тиресе, ите, йоны өчен аулана яки аерым бер урында тотып үрчетелә торган кыргый хайваннарның гомуми исеме; җанвар, киек. Укытучы Африка саванналарында яшәүче җәнлекләр турында сөйли. М.Юныс. Күлдә аккошлар оя корган, тирә-юнендә бихисап җәнлек үрчегән, ди. М.Маликова. Ул әлеге озын көйне сузганда, аны агачлар, куаклар артына поскан барча җәнлекләр тын калып тыңлый сыман. А.Филиппов 2) Барлык төр хайваннарның гомуми атамасы. Әгәр күк катларыннан шундый фәрман килсә: «Бүтән планетага күченәсез, үзегез белән мең төрле җәнлек арасыннан тик берсен генә сайлый аласыз!» – диелсә, кеше, һич икеләнмичә, атның җылы муенына килеп сыеныр иде. М.Галиев 3) диал. Шәхси хуҗалыкта асрала торган кош-корт. --- мордвалар XVII гасырга кадәр борынгылык шартларында яшәгәннәр, ярым күчмә тормыш алып барганнар, хуҗалыклары җәнлек тотуга, табигать нигъмәтләрен җыючылыкка, балыкчылыкка һәм башка «борынгы» шөгыльләргә кайтып калган, дигән. Б.Хәмидуллин |