ҖӘНҖАЛЧЫ и. 1. Җәнҗал чыгарырга, ызгышырга ярата торган, гаугачыл кеше. Утлы табага бастырырга кирәк мондый җәнҗалчыларны! Б.Камалов. Беренче образ тамашачы каршына, иске җил тегермәне канатларыдай, кулларын бутый-бутый, бер җәнҗалчы булып килеп чыкса, икенчесе исә шулкадәр оялчан, хәтта гомере буе Лиза белән кавышырга дип хыялланып йөрсә дә, мәгъшукасы янына бармас өчен, аякларын терәп баса, теше-тырнагы белән бөтен нәрсәгә тотынып калырга әзер. Казан утлары 2. с. мәгъ. к. җәнҗаллы (2 мәгъ.). Надир Алкин җәнҗалчырак холыклы, шуңа күрә бер төштә генә ябышып эшли алмый. Х.Камалов |